+1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
8 февраль 2021, 12:55

Башкортстанга үләт яный

Бүген Башкортстан Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә төбәк Башлыгы Радий Хәбиров терлек авырулары кабыну ихтималлыгы турында белдерде.

Бүген Башкортстан Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә төбәк Башлыгы Радий Хәбиров терлек авырулары кабыну ихтималлыгы турында белдерде.

Ул хәбәр иткәнчә, Русиядә соңгы вакытта Африка дуңгыз үләтенең 18 очрагы ачыкланган.

Башкортстан чигенә якын учак - Татарстанның Әлмәт районында. Моннан тыш, 27 гыйнварда Белгород өлкәсеннән республикага китерелгән «Гранмер» предприятиесе продукциясендә Африка дуңгыз чумасы вирусының геномы ачыкланган, шуның нәтиҗәсендә бавыр паштетының бөтен партиясен яндырырга мәҗбүр булганнар.

Шуңа бәйле рәвештә Радий Хәбиров муниципалитет башлыкларына республика территориясендәге кыргый кабаннарны аеруча күзәтеп торырга кушты: гомум кабул ителгән нормалар буенча, алар 1 мең гектарга 0,25 заттан артмаска тиеш.

Моннан тыш, кош гриппы белән хәл дә тотрыксыз кала. «Янә безне кысрыклыйлар. Татарстан һәм Чиләбе өлкәсе хуҗалыкларында берничә очрак ачыкланган. Безнең чикләргә якындагы очрак Татарстанның Мөслим районында теркәлгән, анда 5 меңнән артык каз юк ителгән дә инде», - диде ул.

Фото: liveinternet.ru
Читайте нас: