-6 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
8 февраль 2021, 14:15

Битлекне кайчан салырбыз икән?

Җәйгә планетада коронавируска иммунитеты булган яшәүчеләрнең өлеше 60 процентка җитәчәк, бу августта “битлексез” тормышка кайтырга мөмкинлек бирәчәк.

Җәйгә планетада коронавируска иммунитеты булган яшәүчеләрнең өлеше 60 процентка җитәчәк, бу августта “битлексез” тормышка кайтырга мөмкинлек бирәчәк.

Бүген Русия Президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков нормаль, пандемиягә кадәрге тормышка кайтуны кайчан көтәргә, дигән сорауга шулай җавап бирде, дип хәбәр итә ТАСС. Аның сүзләренчә, бу күп очракта Җир халкында иммунитет барлыкка килүгә бәйле булачак, ә ул инде җәй уртасына ук формалаша ала.

“Мин җәй уртасында дип уйлыйм, - диде Кремль вәкиле. - Ягъни август аенда инде битлексез йөрергә мөмкин булачак”.

Ул искә төшергәнчә, иммунологлар исәпләүләре буенча, иммунитет табигый һәм ясалма юл белән планета халкының якынча 60 процентында барлыкка килергә тиеш.

Пандемия башланганнан бирле дөньяда коронавирус белән 105,8 миллион кеше чирләде, 2,3 миллионнан артык кеше үлде. Русиядә, Коронавирус белән көрәш буенча федераль оператив штаб мәгълүматлары буенча, 3,9 миллионнан артык йоктыру очрагы теркәлгән, 3,4 миллион кеше сәламәтләнгән, якынча 76,7 мең пациент үлгән.

Русия Хөкүмәте илдәге хәл турында халыкка оператив мәгълүмат җиткерү өчен стопкоронавирус.рф ресурсын эшләтеп җибәрде.

Фото: “РИА-Новости”
Читайте нас: