-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
8 февраль 2021, 17:10

"Чәчегез агарса агарачак, әмма проблема хәл ителәчәк!"

Радий Хәбиров бу мәсьәләне тулысынча контрольгә алачагын белдерде.

Мәктәпләрдә укучыларны тукландыру проблемасы һаман да тулысынча хәл ителми. Моның турында бүген республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә дә язды.
"Мәктәптә туклану сыйфаты буенча никадәр күбрәк эшлибез, шулкадәр күбрәк шикаятьләр туа кебек... Ә шикаятьләр бар икән, димәк, кайдадыр җитешсезлекләр бар. Мәскәү өлкәсендә мәктәп укучылары бездәгегә караганда ике тапкыр күбрәк, ә шикаятьләр саны анда минималь. Ягъни алар эшне җайга салды, ә без әле юк.
Миңа даими рәвештә безнең мәктәпләрдәге хокук бозулар турында хәбәр итәләр. Әлбәттә, бу һәр мәктәпкә кагылмый, безнең күп кенә мәктәпләрдә балаларны бик сыйфатлы ашаталар. Ләкин кайбер балалар ашамый. Һәм шул ук вакытта аларның кайберләре кайнар ризыкны нәкъ мәктәптә генә ашый бит... Бөтен гаиләләрнең дә балаларын тулысынча азык-төлек белән тәэмин итү мөмкинлеге юк - тормыш шундый.
Республика балалар туклануына федераль бюджеттан 1,8 миллиард сум ала. Бу - бик зур акча, һәм без аны сыйфатлы төшке аш рәвешендә балаларга җиткерергә тиеш. Мәскәү өлкәсендәге кебек, бездә дә көндәлек контроль кирәк.
Бүген мин хезмәттәшләремә йөкләмә бирдем - бу көннән ике атнага бер тапкыр башлыклар анда мәктәп ризыгы белән ниләр булуы турында хисап тотачаклар. ВКСта атна саен район хакимиятен, мәктәп директорларын, азык-төлек белән тәэмин итүчеләрне тыңлаячакбыз. Шикаятьләр җыячакбыз һәм иң күп җитешсезлекләр булганнарның исемлеген төзиячәкбез.
Мин бу проблеманы хәл итүне азагына кадәр җиткерәчәкмен. Безнең балалар мәктәптә ашаячак һәм, өйгә кайткач, нәрсә тәмле булуын әйтәчәк. Әгәр бу эштә мәктәптә туклану өчен җавап бирүче кураторларның чәчләре агарырга тиеш икән, бу шулай булачак та", - дигән ул.
Фото: bash.rbsmi.ru
Читайте нас: