+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
8 февраль 2021, 14:35

Җиңәбез, болай булгач!

Хәзерге вакытта Башкортстанда җиде меңнән артык алданган дольщик һәм проблемалы 125 объект исәпләнә.

Хәзерге вакытта Башкортстанда җиде меңнән артык алданган дольщик һәм проблемалы 125 объект исәпләнә.

Иң күпсанлы объектлар Уфа шәһәре һәм районы территориясендә урнашкан, дип хәбәр итте бүгенге киңәшмәдә республиканың төзелеш һәм архитектура министры урынбасары Артем Ковшов.

Былтыр әлеге ведомство, Өлешчеләр хокукларын яклау фонды белән берлектә, проблемалы төзелеш объектларын финанслашу механизмына кертү мөмкинлеге буенча җитди эш алып барган. Ел нәтиҗәләре буенча Фонд белән берлектә 62 объектка карата мәсьәлә хәл ителгән, алар буенча 3,5 меңнән артык өлешченең хокукларын тергезү планлаштырыла. 53 объект буенча Фондның Күзәтчелек советы тарафыннан финанслау турында карар кабул ителгән. 19 объект буенча гражданнарга акчалата компенсацияләр түләнә. 700гә якын граждан инде түләүләр алган.

34 объект 2021-23 елларда төзелеп бетәчәк. Төзүченең бурычларын Республиканың өлешчеләр хокукларын яклау фонды үз өстенә ала.

Федераль фонд белән уртак чаралар ядәмендә быел проблемалы 31 объектны төзеп бетерү күздә тотыла, аларда 2 меңнән артык зыян күргән өлешче исәпләнә. Болар — Уфа, Салават, Нефтекама, Октябрьский, Чишмә, Иглин, Учалы, Стәрлетамак районнарындагы йортлар.

Әлеге объектлар буенча республикага 480 миллион сум күләмендә финанс бүлергә кирәк, дип өстәде министр урынбасары. "Сумма барлык объектларны да төзеп бетерү мөмкинлегеннән чыгып исәпләнгән, әмма документларны карау барышында Фонд тарафыннан компенсацияләр түләү мөмкинлеге турындагы мәсьәлә каралачак”, — диде Артем Ковшов.

Фото: башинформ


Читайте нас: