+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
8 февраль 2021, 16:35

"Ларгус"лар - аерым проблема..."

Башкортстан Башлыгы үткәргән оператив киңәшмәдә республика территориясендә транспорт һәм юл хуҗалыгы өлкәсендә күзәтчелек чаралары турында чыгыш тыңланды.

Башкортстан Башлыгы үткәргән оператив киңәшмәдә республика территориясендә транспорт һәм юл хуҗалыгы өлкәсендә күзәтчелек чаралары турында чыгыш тыңланды.

Транспорт өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Көнбатыш-Урал төбәкара идарәсе башлыгы Сергей Мережко сүзләренә караганда, былтыр республиканың 18 районында тикшерүләр барышында пассажирлар ташу процессын оештырганда 129 тәртип бозу ачыкланган, 18 күрсәтмә бирелгән.

— Республика җитәкчелегенең принципиаль позициясе нәтиҗәсендә, без, илдә беренчеләрдән булып, легаль булмаган транспортка арест куллану юлы белән законсыз пассажирлар йөртүчеләргә каршы кискен көрәш башладык. Узган елда гына да ЮХХДИ, “Роспотребнадзор”, Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, “Россельхознадзор”, таможня органнары һәм башка ведомстволар белән берлектә 200дән артык рейд үткәрелде. Пассажирлар ташучы 1093 транспорт чарасы тикшерелде, лицензиясез эш итүнең 25 һәм транспорт законнарын бозуның 1346 очрагы ачыкланды, 136 транспорт чарасы кулга алынды, шул исәптән - 29 җиңел такси, — дип хәбәр итте Сергей Мережко.

“Ларгус” һәм “минивен”нарны кулланып, пассажирларны легаль булмаган йөртүне ул, комплекслы якын килүне таләп итүче аерым проблема, дип атады. Хәзерге вакытта бу юнәлештә эш дәвам итә.

Радий Хәбиров күзәтчелек ведомствосы җитәкчесенә башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм “Ларгус”ларда пассажирларны законсыз ташучыларны ачыклау буенча тикшерүне дәвам итәргә кушты.

Фото: башинформ
Читайте нас: