+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
8 февраль 2021, 16:59

"Салават Юлаев" орденына лаек

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республиканың югары бүләген янә бер лаеклы хезмәткәргә тапшырды.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республиканың югары бүләген янә бер лаеклы хезмәткәргә тапшырды.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республиканың Үзйөрешле машиналарның һәм башка техникаларның техник торышын күзәтү буенча дәүләт инспекциясе начальнигы Ринат Галимовны Салават Юлаев ордены белән бүләкләү турындагы указга кул куйды.

Югары дәүләт бүләген төбәк җитәкчесе атналык оператив киңәшмәдә тапшырды һәм Дәүләт техник күзәтчелек инспекциясе башлыгын 65 яшьлек юбилее белән котлады.

- Ринат Сәхиевич безнең республика Хөкүмәте системасында 2001 елдан бирле эшли, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. - Бу еллар дәвамында сезнең ведомствоның сыйфатлы һәм өзлексез эшен тәэмин иткәнегез өчен зур рәхмәт!

Фото: "Глава РБ"
Читайте нас: