-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
8 февраль 2021, 17:35

Төп принцип - кешеләр белән бергә булу!

Үткән елның көзеннән Башкортстанда Республика белән идарә итү үзәге (ЦУР) уңышлы эшли башлады.

Үткән елның көзеннән Башкортстанда Республика белән идарә итү үзәге (ЦУР) уңышлы эшли башлады.

Аның бурычлары һәм перспективалары турында бүгенге оператив киңәшмәдә республика Башлыгының Социаль коммуникацияләр буенча идарәсе башлыгы Елена Прочаковская сөйләде.

Исегезгә төшерәбез: Башкортстан халык мөрәҗәгатьләре һәм аларны анализлау белән оператив эшләү буенча Мәскәү өлкәсенең уңай тәҗрибәсен гамәлгә ашыручы пилот төбәкләрнең берсе булды.

– Яңа структура эшенең төп принцибы - кешеләр белән бергә булу, проблемалар турында белү һәм аларны оператив рәвештә хәл итү, – дип аңлатты Елена Прочаковская. – Үзәк республика министрлыклары, ведомстволары, муниципалитетлар, төбәк хакимияте Башлыгы һәм Хөкүмәт департаментлары вәкилләрен берләштерәчәк. Бу башкарма хакимият органнары һәм урындагы үзидарә органнары эшен координацияләргә, аерым проблемаларны төгәл хәл итүдән комплекслы якын килүгә күчәргә, кирәкле идарә карарларын кабул итүне тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

ЦУРның иң мөһим бүлекчәләренең берсе - социаль коммуникацияләр блогы - республика халкының мөрәҗәгатьләре белән эшләүне, проблемалы нокталарны ачыклауны һәм аларны бетерүне тәэмин итә. Аның нигезе - «Инцидент менеджмент» системасы, ул Башкортстанда 2018 елның октябреннән эшли. Социаль челтәрләрдән килгән мөрәҗәгатьләрне җыю һәм анализлауның роботлаштырылган механизмы үзен сәламәтлек саклау, торак-коммуналь хуҗалык, төзекләндерү, транспорт, мәгариф, экология, төзелеш өлкәләрендәге мәсьәләләрне оператив хәл итүдә яхшы яктан күрсәтте. Узган елда "Инцидент менеджмент" системасы 58 781 мөрәҗәгатьне теркәгән һәм эшкәрткән.

- ЦУР - безнең эшнең бик мөһим коралы, - диде Радий Хәбиров. - Без бу эшне кабинеттагы берничә компьютердан һәм биш-алты белгечтән башладык. Тормыш күрсәткәнчә, безгә күп мәгълүмат җыярга, аны дөрес анализларга һәм халык мөрәҗәгатьләре нигезендә шул исәптән идарә карарлары да кабул итәргә кирәк.

Фото: главарб.ру


Читайте нас: