Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Янгантау» шифаханәсе генеральный директоры Альфред Акбашев белән очрашты, учреждениенең узган елдагы эш нәтиҗәләре һәм 2024 елга кадәр үсеш перспективалары турында фикер алышты.
Альфред Акбашев сүзләренә караганда, коронавирус пандемиясенә карамастан, быел шифаханә үз эшен дәвам итә. Фондның тулылануы 70 проценттан артык тәшкил иткән.
– Без көн саен «Янгантау» эшчәнлеген сыйфат ягыннан яхшырту өстендә эшлибез, - диде Альфред Акбашев. - Коронавирус белән авыручылар өчен ике тернәкләндерү программасын тормышка ашырабыз. Моның өчен махсус җиһазлар сатып алынды.
Былтыр COVID-19 кичергән пациентларны тернәкләндерү республика программасы буенча «Янгантау»да 72 кеше ял итте һәм сәламәтлекләрен ныгытты, шуларның 12се - хезмәт вазыйфаларын үтәүгә бәйле рәвештә бушлай сертификатлар буенча.
Шифаханә җитештерү куәтләрен актив үстерә. Быел биредә сәгатенә 8 мең шешә җитештерүчәнлеге булган «Кургазак» минераль суын тутыру буенча яңа автоматик линия сафка басачак. Якын арада 30 фатирлы торак йорт яшәүчеләрне кабул итәчәк. Планда - заманча күңел ачу үзәге төзү һәм бассейнны модернизацияләү. Туристларны һәм яшьләрне җәлеп итүгә глэмпинглар оештыру ярдәм итәчәк.
Республика Башлыгы 2024 елга кадәр шифаханә үсеше концепциясен әзерләргә кушты.
- Узган ел барлык шифаханәләр өчен дә катлаулы булды. Рәхмәт, аны яхшы үтүегез, белгечләрнең уникаль коллективын саклап калуыгыз өчен, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. - Сезнең минераль суларны тутыру буенча тәҗрибәгез белән башка шифаханәләр дә кызыксынды. Ә «Янгантау» геопаркының уңышлы үсеше күп кенә төбәкләрнең һәм илләрнең игътибар үзәгендә.
Фото: главарб.ру