+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
9 февраль 2021, 21:40

"Алга" белән алга барабыз

Республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә түбәндәге постны язган.

Республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә түбәндәге постны язган.
«Алга» бердәм транспорт картасы проекты бик тә тәэсирле статистиканы күрсәтә. Аны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле, 2019 елның июленнән республика халкы карта ярдәмендә 38 миллион тапкыр йөргән. Шул ук вакытта аларның 2,4 миллион сумы - «бәхетле сәгать» вакытында, димәк, бушлай. Ягъни пассажирлар юлда 48 миллион сум акчаны янга калдырган.
Күрсәткечләрнең динамик рәвештә үсүен аңлыйбыз, чөнки республикада атна саен 5 мең яңа карта сатып алына. Ә «Алга» картасы акрынлап күпфункцияле була бара. Кибетләрдә ташламалар системасын сынау режимында эшлибез.
Моннан тыш, андроидтагы смартфоннар өчен «Алга» мобиль кушымтасы эшли башлады. Аны Apple гаджетлары өчен дә әзерлибез. Бу уңайлы форматта акча сарыф итүне контрольдә тотарга, балансны вакытында тулыландырырга һәм пластик картаны югалтудан курыкмаска мөмкинлек бирәчәк. Электрон билетлар шулай ук смартфоннарда күрсәтеләчәк.
Үз ягыбыздан пассажирлар иминлеген арттырырга тырышабыз. Быел Уфа юлларында тагын 120 яңа уртача класслы автобуслары барлыкка киләчәк, беренчеләрен апрель аенда ук көтәбез. Аларны юл йөрү өчен контактсыз түләү системалары – валидаторлар белән җиһазландырачакбыз".
Читайте нас: