+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
9 февраль 2021, 11:35

Бер-беребезне югалтмый яшик!

Көннәр, айлар, елларны нинди үлчәмнәргә салып була икән? Гомумән, ул үлчәмнәр бармы соң?

Көннәр, айлар, елларны нинди үлчәмнәргә салып була икән? Гомумән, ул үлчәмнәр бармы соң?
Мәңгелек өчен бу еллар керфек сирпеп алуга да тормыйдыр, әмма халыклар, дәүләтләр тарихында хәтта санаулы бу еллар да тирән эз, яхшы-яман язу калдырырга сәләтле. Заман шулай: үткән хәл-вакыйгалар турында озын тәбәрәккә төшәргә форсат юк, бары, үткәннәрнең тәҗрибәсен дә, сабагын да җәһәтләп төйнәп, бүгенге көн аша иртәгәгә атлау чарасын күрергә кирәк. “Без булганбыз, барбыз, булачакбыз, үзебезнең җырыбызны җырлап, тарих арбасында барачакбыз”, – дип дәртләнү дә, вәгъдәләр бирешү дә хәзер җитми.

Мактарлык күренешләр бар
Әйткән һәр сүзебезне, хыял-ниятләре­безне сизәрлек, күрерлек, тотып карарлык эшләр белән ныгыту чорлары җитү генә түгел, хәтта үтеп тә бара. Хисләргә бирел­гән, сүз белән мавыккан, без кайчан барып җиткәнне беркем дә көтеп тормый. Җә-һәтлик, алдагылар рәтенә тизрәк басыйк.
Берничә дистә ел элек кайнап башланган җыенның тарихын шулай да, кәлтә еланы койрыгын өзеп калдырган кебек, оныту мөмкин түгелдер. Бу чор – респуб-ликабызның тоташ Русияне чолгап алган фетнә еллары аша үткән тарихы.
1995 елның май азагы-июнь башы хәтердә яңара. Сабанайның вакыт җебен сөтайга тоттырган мәле. Бу мәлләрдә һәммә җан иясе яшәүгә дәртләнә, шуңа охшаптыр, җәм­гыятьтә иҗтимагый активлык көчәй­гәндәй, кешеләр хәсрәтләрдән азга гына булса да арынып торып, дөнья хәстәрләренә якынайгандай.
Миңа, башкортларның беренче Корылтаеннан соң күп тә үтмәстән, аннан алган тәэс­соратларым турында “Язмышы бай, рухы азат” дип исем куелган очерк язып, шундый ук атамалы китап чыгаруда катнашу насыйп булган иде. Язмаларның да, басма­ның да пафослы яңгыравы хәзер колакны аеруча яра, әлбәттә, ләкин дәрт ташкан ул чор­да эчке мәгънә, гадел караш, тыйнак нә­тиҗәләр турында бик үк уйланыл­маган. Зур эшләрнең зурлыгын, ким­че­лекнең кечелеген еллар аша, чынбарлык иләген үтә килә генә аңлыйсың.
Башкорт кавеме вәкилләрен мөмкин булган тарафлардан чакырып, олы җыен­ны бишенче мәртәбә уздырырга дип өтәләнсәк тә, халыкның теркәлгән генә тарихында ул тәү тапкыр гына үтәр кор түгел. Корылтай төрки һәм монгол халыкларында хакимлекнең югары органы булган. Билгеле тарихчы Әнвәр абый Әсфәндияров: “Корылтайлар, кабилә һәм ыру башлыклары, аксакаллар, башка аб­руйлы шәхесләрне ил алдында күтәрүдән тыш, гади хокук норма­ларын тотуга, дәүләтчелек кануннарын үтәүгә күз-баш булган. Гомумән, борынгы заманнарда үткәрелә килгән корылтайлар карамагына чыгарылган мәсьә-ләләр турында төпченә башласаң, вәкаләте формаль булмаган бу органнар­ның кабилә, ыру, авыл һәм башка берләшмәләр тормышында сизелерлек урын биләгәненә ышанырга мөмкин”, – дип язган. Башкортлар җыеннарына башка кавемнәр вәкил­ләрен дә чакырыр булган һәм бу яхшы күрше булу, тугандашлык традицияләрен хәзер дә дәвам итүебез – мактарлык күре­неш. Һәрхәлдә, баш­корт ырулары Русия дәүләте эченә үз ирке белән керә башлагач һәм Башкортстан акрынлап үзәкләш­терелгән дәүләт законнары белән яшәве бәхәссез факт рәвешен алгач, корылтайлар әүвәлге әһәмиятен югалта барган. Олы, абруйлы шәхесләр җыенын үткәрү традициясе 1917 елгы революция, башкорт милли хәрәкәтенең уянган вакытында кабаттан тергезелгән. Нәкъ шушы вакытта инде Шәехзадә Бабичның: “Әйдә, күңелем, монда торма, күккә, күккә, күккә оч. Күккә оч: күк­тә тыныч, монда сугыш, монда кылыч”, – дигән чакыру һәм искәртү авазы яңгы-раган.

Без – уртак Ватан кешеләре
Башкортларның бөтендөнья корылтайлары республикабызның өр-яңа тарихы чорында дүрт тапкыр җыелды. Аның тәүгесенә – 596, икенчесенә 708 делегат килде, арытабангыларында да төрле статустагы халык шуннан ким булмады. Әмма, аңлавыбызча, эш залда ничә кеше утыруында, мәртәбәле кунакларның нинди кәеф белән кайтып китүендә түгел. Сүз киңәш итүнең эшлекле булуында, үтәлер­лек карарлар һәм программалар кабул итү, аларның тормышка ашырылуын катгый күзәтүдә тоту турында бара.
Ә ерактарак калган тарихка әйләнеп кайтканда, башкортларның беренче гомум җыены (рәсми рәвештә ул шулай дип атал­ган) 1917 елның 20-27 июлендә Ырынбурда уздырылган. Җитмеш делегатны җәлеп иткән корылтай Башкорт халкы берлеге бюросының башкортлар хәрәкәте һәм башка кавемнәрнең милли-азатлык хәрәкә­тендә аның урыны турында хисап докладын тыңлаган. Шунда ук дәүләт идарәсе, җир, мәгариф, хатын-кыз хокукы һәм башка мәсьәләләр хакында бәхәсле генә фикер алышу булган. Җыен Русия федератив демократик республикасы составында Башкортстан милли-территориаль автономиясе турында резолюция кабул иткән. Башка документлардан һичсүзсез үзара низагны туктату, башкортлардан 1917 елга кадәр тартып алынган җирләрне кайтару, башкорт халкының исәбен алуны үткәрү, тү­ләүсез уку, ир-ат белән хатын-кыз­­ларның тигез хокукы кебек көнүзәк мәсьә­ләләр игътибарны тарта. Башкорт­ларның икенче өлкә съездын (рәсми аталышы шулай) август азакларында Уфада үткәрергә карар ителә. Аның игътибар үзәгендә ни булыр?
Съезд Башкортстан белән милли-территориаль автономия принципларында идарә итү, төрки-татарларның милли-мәдәни автономиясе турында докладларны тыңлаган һәм башкортларның милли бердәмлеге, сәяси, социаль һәм мәдәни җәһәттән тер­гезелүе турында резолюция­ләр кабул иткән.
Шул ук елның 8-20 декабрендә Ырынбурда уздырылган Бөтенбашкорт учре-дительләр корылтае элеккеләреннән күп җәһәттән аерылып торган. Ни өчен? Бе­ренчедән, делегатларның күп булуы – 223 кеше. Алар арасында урыслардан 44 делегат һәм мари, татар, чуваш вәкилләре катнашкан. Корылтай Башкортстанның чикләре һәм административ-территориаль бүленеше, кораллы көчләр һәм милиция, җир, икътисад һәм финанс, белем, дин – башка күп мәсьәләләрне тикшергән.
“Өр-яңа тарихта тәүгесе булгангамы икән, I Бөтендөнья башкортлары корылтае, аны рәсмиләштерүгә никадәр тырышлык салынуга карамастан, тәүге минутлардан ук бәйрәм рухын алды. Моңа, бәлки, оешты­ручыларның дәрте, сәләте белән бер уңайдан, бөек шагыйребез Мостай Кәрим­нең: “Далалардан, таудан, урманнардан. (Ширбәт җыеп кайтты бал кортларым). Бал кортлары кебек җыелдылар. Баш йортыма бүген башкортларым”, – дип йөрәк­­сеп, “Корылтайга котлавын” укуы зур залга җыелган делегатларны да, төрле милләт вәкилләреннән торган кунакларны да дәррәү икенче дөньяга күчергән кебек итте. Ул дөньяда без – бер милләт, бер тел, бер мәдәният, уртак Ватан кешеләре булдык. Ифрат күп мәсьәләләр күтәргән, аларны тормышка ашыру юлларын эзләгән вакытта да әле әйтелгәннәр, бәлки, иң мө­һи­медер?

Җир-ана матур
сүзләргә мохтаҗ түгел
“Мин республикам белән һәрвакыт горурландым һәм горурланам да. Төрле тарафларда булган чакта республикабызның байлыклары, аның икътисади үсештәге уңышлары, гүзәл табигате һәм сокландыргыч кешеләре турында сөйләп йөрдем. Башка республикалар һәм өлкәләрнең мәртәбәсен кимсетүдән түгел, әмма Башкортстан һәр­даим илдәге алдынгы төбәк­ләрнең берсе булды”.
Бу сүзләрне республика Хөкүмәте Рәисе булып чирек гасыр эшләгән Зәкәрия абый Акназаров язып калдырды. Әйткәндәй, 1995 елдагы беренче Корылтайны Зәкәрия Шәрәфетдин улы ачып җибәргән иде.
“Хәерле көн, имин-аманлыкта
Гөрләп үтсен хезмәт елыгыз.
Сезнең тырышлыктан куәт алып,
Балкып торсын Туган илебез”,
– дип теләде Башкортстанның халык язучысы Зәйнәп апа Биишева.
“Дусларым! Җыр-моңлы җиребез гүзәл бит безнең! Ничәмә гасыр шушы җирдә урыслар белән башкортлар аерылмас күршеләр булып яши. Без бит куанычта да, көенечтә дә бертуганнар. Чын мәгънә­сендә – туганнар! Ватаныбыз бер. Әти йор­ты да бер була бит”. Моны күренекле урыс шагыйре, Зилаер районы егете Валентин Сорокин әйткән.
“Минем өчен Татарстан да, Башкортстан да бер ил кебек: мин аларны аерып карый алмыйм. Алай аера башласам, күңелем бүленер иде. Сөн елгасы да Илеш белән Актанышны бүлеп акмый, бәлки икесен бергә кушып-тоташтырып дулкынлана. Кайчакта мин үземне очар кош кебек хис итәм. Бер канатым – Татарстан, икенчесе – Башкортстан. Икесе дә минем өчен кадерле һәм газиз. Кайсы канатым каерылса да, мин оча алмас идем”. Бу сүзләрне, йөрәксеп, Илеш районында туган, Татар­станның халык шагыйре Роберт Миңнул­лин әйтте.
Мостай Кәрим Башкортстан төякләгән Урал сыртын Европа белән Азия кыйтгаларын тоташтыручы алтын җөй дип сурәтли. Икенчеләр Башкортстанның үзен Урал сыртына салынган алтын ияргә охшата. Аның рәвешендә йөрәкне дә, кү­решергә сузылган кулны да, каен яфрагын да күрәләр. Изге илебезне нәрсәгә генә охшатсак та, арттыру да, кимсетү дә булмас. Урыс тарихчысы, географы һәм икътисадчысы Петр Иванович Рычков 1774 елда: “Башкорт халкы үзенең асаба җир биләмә­ләреннән башка бер нәрсәне дә шулкадәр хөрмәт итми һәм сакламый... Аны үзенең асаба биләмәсе санап һәм аны яклап, еш кына баш күтәрде һәм исәп­сез-сансыз корбаннар бирде”, – дип язган иде.
Бүген, гасырлар аша үтеп, хәсрәтне дә, куанычны да кичереп, үз-үзебезгә шундый сорау бирәбез: халык ихтыярының сынмавының, аның бирешмәвенең һәм каһар­манлыгының чыганаклары нидә икән? Алар, минем фикеремчә, азатлык өчен җанны аямауда, гаделлеккә инануда, изү һәм ким­сетүләргә баш бирмәүдә. Халкым гомер бакый ата-бабалар төяге – Уралтауга тугры калды. Без Туган илебез турында яң­гы­ра­вык сүзләр әйтмибез, чөнки Җир-ана матур сүзләргә мохтаҗ түгел. Ватаныбыз – гүзәл Башкортстан – уллары һәм кызлары үзендә яшәгән һәм эшләгән чакта беркайчан да көчсез һәм мәнсез булмас.
“Без булдык, без бар, без булачакбыз. Без бер-беребезне һәм Җир йөзендәге бөтен кешеләрне һәрвакыт яратачакбыз”. (Беренче бөтендөнья башкортлары корылтае резолю­циясеннән). Тик бер-беребезне хөрмәт итеп, дуслыкны, кардәшлек­не, туганлыкны саклау осталыгын гына югалтмыйк.

Марсель Котлыгалләмов.
Читайте нас: