Республика Башлыгы Радий Хәбиров вакциналауны оешкан төстә үткәрү бурычын куйды.
Республика Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән оператив киңәшмә котлаулардан башланды. Аерым алганда, республиканың Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек буенча дәүләт инспекциясе җитәкчесе Ринат Галимов күпьеллык намуслы хезмәте өчен Салават Юлаев ордены белән бүләкләнде.
Чарада төбәк Башлыгы терлек авырулары кабыну куркынычы турында белдерде. Ул хәбәр иткәнчә, Русиядә соңгы вакытта Африка дуңгыз үләтенең 18 очрагы ачыкланган. Башкортстан чигенә якын учак — Татарстанның Әлмәт районында. Моннан тыш, 27 гыйнварда Белгород өлкәсеннән республикага китерелгән “Гранмер” предприятиесе продукциясендә Африка дуңгыз чумасы вирусының геномы ачыкланган, шуның нәтиҗәсендә бавыр паштетының бөтен партиясен яндырырга мәҗбүр булганнар. Шуңа бәйле рәвештә Радий Хәбиров муниципалитетлар башлыкларына республика территориясендәге кыргый кабаннарны аеруча күзәтеп торырга кушты: гомум кабул ителгән нормалар буенча алар 4 мең гектарга 1 баштан артмаска тиеш.
“Моннан тыш, кош гриппына бәйле хәл дә катлаулы кала. Татарстан һәм Чиләбе өлкәсе хуҗалыкларында берничә очрак ачыкланган. Безнең чикләргә якындагы очрак Татарстанның Мөслим районында теркәлгән, анда 5 меңнән артык каз юк ителгән дә инде”, — диде республика Башлыгы.
Башкортстанда тәүлек эчендә коронавирус йоктыруның яңа 163 очрагы ачыкланган. Пандемия чорында республикада COVID-19ны 25 566 кеше йоктырган. Бу хакта киңәшмәдә сәламәтлек саклау министры Максим Забелин хәбәр итте. Авырудан — 19 368 кеше, ә бер тәүлектә 54 пациент савыккан. Стационарларда 303 кеше кала, шуларның 45е интенсив терапия бүлегендә дәвалана. Максим Забелин дәваханәләрдә койкалар саны 3,6 меңгә кадәр кимеде, дип билгеләде. Урыннар 71 процентка тулы. Бу тулы күләмдә ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирә, дип билгеләп үтте министр.
Яңа коронавирус инфекциясеннән республикага китерелгән 39 мең дозадан 24 мең кеше — вакцинаның беренче компонентын, 8 меңе икенче компонентын ясаткан. Хәзерге вакытта республика COVID-19дан вакциналауга “Госуслуги” порталы аша язылуны башлап җибәрде. Шушы юл белән 5 167 кеше язылган. Радий Хәбиров прививка ясау өчен чиратларга юл куймаска кушты. Бу бигрәк тә төбәкнең зур предприятиеләренә кагыла. “Кешеләр билгеләнгән вакытка оешкан төстә килсен һәм вакциналау үтсен”, — диде республика җитәкчесе.
Узган елның 16 ноябреннән — Башкортстанның ковидка каршы үзәге эшли башлаганнан бирле — анда 45,3 меңнән артык шалтырату килгән. “Аларның 2,6 меңнән артыгы февральнең беренче атнасына туры килде”, — дип хәбәр итте оператив киңәшмәдә колл-үзәк җитәкчесе Римма Үтәшева. Февраль башында Уфада 219-19-19 бердәм телефон номерына килгән шалтыратуларның күбесе вакциналау белән бәйле булган. Амбулатор ярдәм күрсәтүгә һәм коронавируска тест нәтиҗәләрен алуга кагылышлы сораулар хәзер икенче планга күчкән.
Башкортстанда чикләнмәгән җирләр белән эшләү өчен Уфа һәм республика идарәләре булдырылган, соңгысына районнар һәм шәһәрләр буенча 61 территориаль бүлек керә. Бу хакта җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Наталья Полянская хәбәр итте. Әлеге министрлыкның элекке территориаль органнары гамәлдән чыгарыла, белгечләрне яңа идарәләр штатына күчерәләр. Ведомство җир участокларыннан файдалану хокукларын рәсми-ләштерү буенча территория бүлекләре тарафыннан әзерләнгән барлык документларны да килештерәчәк. Барлык хезмәтләр дә электрон төргә күчерелә. Бүген дәүләт хезмәтләре сайтында җир әйләнеше буенча 17 сервиска керергә мөмкин. Тагын тугыз хезмәт эшләнә, шуларның дүртесе бөтенләй яңа булачак.
Транспортта күзәтчелек буенча федераль хезмәт идарәсе җитәкчесе Сергей Мережко сүзләренә караганда, былтыр республиканың 18 районында тикшерүләр барышында пассажирлар ташу процессын оештырганда 129 тәртип бозу очрагы ачыкланган, 18 күрсәтмә бирелгән.
— Республика җитәкчелегенең принципиаль позициясе нәтиҗәсендә, без, илдә беренчеләрдән булып, легаль булмаган транспортка арест куллану юлы белән законсыз пассажирлар йөртүчеләргә каршы кискен көрәш башладык. Узган елда гына ЮХХДИ, “Роспотребнадзор”, Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, “Россельхознадзор”, таможня органнары һәм башка ведомстволар белән берлектә 200дән артык рейд үткәрелде. 1093 пассажир ташучы транспорт чарасы тикшерелде, лицензиясез эш итүнең 25 очрагы һәм транспорт законнарын бозуның 1346 очрагы ачыкланды, 136 пассажир транспорт чарасы кулга алынды, шул исәптән 29 җиңел такси, — дип хәбәр итте Сергей Мережко.
Радий Хәбиров күзәтчелек ведомствосы җитәкчесенә башкарылган эш өчен рәхмәт белдерде һәм “Ларгус”ларда законсыз пассажирлар ташучыларны ачыклау буенча тикшерүне дәвам итәргә кушты.
Хәзерге вакытта Башкортстанда 7 меңнән артык алданган дольщик һәм 125 проблемалы объект исәпләнә. Иң күп сан Уфа шәһәре һәм районы территориясендә, дип хәбәр итте киңәшмәдә республиканың төзелеш һәм архитектура министры урынбасары Артем Ковшов.
Былтыр әлеге ведомство Өлешчеләр хокукларын яклау фонды белән берлектә проблемалы төзелеш объектларын финанслау механизмына кертү өчен җитди эш алып барган. Ел нәтиҗәләре буенча Фонд белән берлектә 62 объектка карата мәсьәлә хәл ителгән, алар буенча 3,5 меңнән артык өлешченең хокукларын тергезү планлаштырыла. 53 объект буенча Фондның Күзәтчелек советы тарафыннан финанслау турында карар кабул ителгән. 19 объект буенча гражданнарга акчалата компенсацияләр түләнә. 700гә якын граждан инде түләүләр алган.
34 объект 2021-23 елларда төзелеп бетәчәк. Төзүченең бурычларын Республиканың өлешчеләр хокукларын яклау фонды үз өстенә ала. Федераль фонд белән уртак чаралар ярдәмендә быел 31 проблемалы объектны төзеп бетерү күздә тотыла, аларда 2 меңнән артык зыян күргән өлешче исәпләнә. Болар — Уфа, Салават, Нефтекама, Октябрьский, Чишмә, Иглин, Учалы, Стәрлетамак районнарындагы йортлар.
Алар буенча республика 480 миллион сум күләмендә акча бүләргә тиеш. “Сумма барлык объектларны да төзеп бетерү мөмкинлегеннән чыгып исәпләнгән, әмма документларны тикшерү барышында Фонд тарафыннан компенсацияләр түләү мөмкинлеге турындагы мәсьәлә каралачак”, — диде Артем Ковшов.
Резеда ГАЛИКӘЕВА.