+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
9 февраль 2021, 23:05

Чирләгән, эшсез калган, шулай да...

Уфада яшәүче Гүзәл Нуретдинова пандемия башлангач та волонтерлар сафына баса, ситуацион үзәктә оператор булып эшли. Бер көнне ул төрле сораулар буенча 100дән артык шалтырату кабул итә.

Уфада яшәүче Гүзәл Нуретдинова пандемия башлангач та волонтерлар сафына баса, ситуацион үзәктә оператор булып эшли. Бер көнне ул төрле сораулар буенча 100дән артык шалтырату кабул итә.

Гүзәл Нуретдинова берүзе ике кыз тәрбияли: 6 яшьлек Самира һәм 10 яшьлек Камилә. Кызлар әниләренең кешеләргә ярдәм итүен яхшы белә. Киләчәктә алар аның кебек игелекле һәм ярдәмчел булырга тели.

«Кононавирусның беренче дулкынында балалар белән бергә авырып киттем. Пандемиягә кадәр минем матурлык салоным бар иде, кризис аркасында аны ябарга туры килде. Ул вакытта үзем дә ярдәмгә мохтаҗ идем һәм миңа ярдәм кулы суздылар. Хәзер мин мохтаҗ кешеләргә файдалы була алам", - ди Гүзәл Нуретдинова.

31 яшьлек Гүзәл өйдә дәваланучы амбулатор пациентларга азык-төлек җыелмалары, кайнар төшке ашлар һәм дарулар илтеп бирүдә катнаша.

"Бердәм Русия" партиясенең "Такси. Кайгырту" хезмәтендә ул табибларны өеннән алып эшкә йөртә.

"Гүзәл - «Безнең Кайгырту» үзәгенең иң актив волонтерларының берсе. Ул күптән инде башкалабызда яшәүчеләргә азык-төлек һәм дарулар тарата. Автоволонтер кыз - бик сирәк күренеш. Волонтерларның бу эшкә безнең барыбыз өчен дә җиңел булмаган вакытта кушылуы бик мөһим«, - дип билгеләп үтте "Бердәм Русия"нең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Әхмәдинуров.

Фото: "Башинформ"


Читайте нас: