Уфада Салават Юлаев проспекты һәм Зәки Вәлиди урамы киселешендә транспорт чишелешен реконструкцияләү дәвам итә.
Хәзерге вакытта башкаладагы юл инфраструктурасы өлкәсендә гамәлгә ашырыла торган масштаблы проектларның берсе - Салават Юлаев проспекты һәм Зәки Вәлиди урамы киселешендәге транспорт чишелешен реконструкцияләү дәвам итә. Эшкә бер ай элек - 2021 елның 8 гыйнварында керештеләр. Бүген төзүчеләр монтажлау эшләрен төгәлләде. Бу хакта бүген Юллар һәм ясалма корылмаларны төзү, ремонтлау идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Константин Паппе шәһәр хакимияте башлыгы җитәкчелегендә видеоконференция режимында муниципалитетта узган оператив киңәшмәдә хәбәр итте.
Юлүткәргечнең иске конструкцияләрен демонтажлау эшләре, Салават Юлаев проспекты буенча юл участогы тулысынча ябылып, төнлә генә башкарылды. Транспорт чишелешен реконструкцияләү вакытын кыскарту максатыннан, эшкә ике бүлекчә – 30нчы һәм 123нче Күпер отряды (Пермь) җәлеп ителгән. Бүгенге көндә төзүчеләр тәүлек әйләнәсенә эшли.
Тулаем алганда, өч терәктә диаметры 1,7 метр, тирәнлеге 13тән 24 метрга кадәр булган 51 субай урнаштырырга кирәк. Эшләрнең 71 проценты башкарылган. Якын арада яңгыр сулары канализациясе челтәрләрен үзгәртеп коруга керешү планлаштырыла.
Константин Паппе хәбәр иткәнчә, юлүткәргечне реконструкцияләү вакыты бер айга кыскартылган.
- Уфа шәһәр хакимияте, подрядчы һәм проектлаучы оешма белән берлектә, 2нче терәктә монолит конструкцияләрне өлешчә куллану варианты эшләнде, объект документациясенә тиешле үзгәрешләр кертелде, барлык кирәкле исәп-хисаплар үтәлде. Проект документларындагы үзгәрешләр Дәүләт экспертизасының кабат узуын таләп итә, бу эш оештырылган, алдан килешенгән материаллар экспертизага җибәрелде. Конструктив карарларны үзгәртү реконструкция срокларын тагын бер айга кыскартуга китерәчәк, - дип хәбәр итте ул.
Шулай итеп, эшләрне оештыру һәм проект карарларын үзгәртү буенча чаралар җыелмасы Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров куйган бурычны үтәргә һәм 2021 елның 1 сентябренә юлүткәргеч буенча хәрәкәт ачарга мөмкинлек бирәчәк. Алга таба транспорт чишелеше съездларын реконструкцияләү буенча эшләр тәмамланачак.
Фото: Уфа шәһәре администрациясе матбугат хезмәте.