-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
9 февраль 2021, 11:30

Сәгатенә 1200 пассажир!

“Уфа” халыкара аэропортындагы заманча үзгәрешләргә Росавиация җитәкчесе Александр Нерадько югары бәя бирде.

“Уфа” халыкара аэропортындагы заманча үзгәрешләргә Росавиация җитәкчесе Александр Нерадько югары бәя бирде.

Һава транспорты федераль агентлыгы (Росавиация) җитәкчесе Александр Нерадько һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Уфа” халыкара аэропорты территориясендә урнашкан “ЮТэйр” авиакомпаниясенең җитештерү куәтләрен, эчке һава линияләре терминалын карадылар, шулай ук авиапассажирлар ташуны үстерү стратегиясе буенча киңәшмә уздырдылар.

Башкортстан Башлыгы һәм Росавиация җитәкчесе узган ел ахырында төзелеп беткән “Уфа” халыкара аэропортының эчке һава линияләре терминалының яңа корпусын карады. Нәтиҗәдә, терминалның гомум мәйданы ике тапкырдан күбрәккә – 29 мең квадрат метрга кадәр арткан, ә үткәрү сәләте сәгатенә 600 кешедән 1 200гә кадәр җиткән.
Моннан тыш, гомум бәясе 3 миллиард сумнан артык булган инженерлык һәм транспорт инфраструктурасы модернизацияләнгән.
– Яңа корпусны файдалануга тапшыру аэропорт үсеше белән бәйле бурычларны тулы куәтендә хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк, – дип хәбәр итте аэропорт директоры Александр Андреев. – Нәтиҗәдә, без елына 4 миллионнан артык кешегә хезмәт күрсәтә алабыз, шуның 2 миллионы – эчке авиалинияләрдә.
Башкортстан Башлыгы һәм Һава транспорты федераль агентлыгы җитәкчесе яңа корпусны төзүдә һәм җиһазлауда актив катнашкан хезмәткәрләргә дәүләт һәм ведомство бүләкләре тапшырды.
– Бүген республика өчен бик шатлыклы вакыйга. Без аэропорт өчен искиткеч бина төзедек, ул халык карары буенча язучы Мостай Кәрим исемен йөртә, – диде Радий Хәбиров. – Росавиация җитәкчелегенә һава транспортын үстерүдә уңышлы хезмәттәшлек өчен, әлеге проектта катнашкан проектлаучыларга һәм төзүчеләргә, “Уфа” халыкара аэропорты коллективына рәхмәт белдерәм. Бүгенге вакыйга – Башкортстанның төп һава капкасын үстерүдә мөһим адым булып тора.
Арытаба Александр Нерадько белән Радий Хәбиров “Уфа” халыкара аэропорты маршруты челтәрен үстерү һәм пассажирлар ташу күләмен арттыру мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде.
– Бүген без иң югары стандартлар буенча җиһазланган пассажирлар терминалының яңа корпусында булдык. Ул эчке авиалинияләрдә пассажирлар ташу күләмен ике тапкыр – сәгатенә 1200 пассажирга кадәр арттырачак, рейсларны күбәйтүне тәэмин итәчәк, – диде Радий Хәбиров.
Росавиация җитәкчесе Александр Нерадько республика халкын яңа корпус ачылу белән тәбрикләде.
– Мин Уфада соңгы тапкыр ун ел элек булдым. Бу вакыт эчендә аэропорт бөтенләй башка төс алган, – диде Александр Нерадько. – Ул вакытта биредә кечкенә биналардан торган зур территория, ярымҗимерек ангар бар иде. Авиациягә ярдәм иткән өчен республика җитәкчелегенә зур рәхмәт. Бергә зур мөмкинлеге булган уникаль аэродром комплексы төзүгә ирештек.
Росавиация республикага Уфаның 450 еллыгына аэровокзал комплексының аэродром инфраструктурасы объектларын модернизацияләүдә ярдәм итәчәк. Александр Нерадько, шулай ук, Башкортстан җитәкчелегенә төбәкара авиарейсларны субсидияләүгә акча бүлгән өчен рәхмәт белдерде.
“ЮТэйр” авиакомпаниясенең генеральный директоры Андрей Мартиросов үз чиратында республика ярдәме белән элек субсидияләнүче рейсларны Уфадан Казанга, Екатеринбург һәм Төмәнгә коммерция файдалануына чыгара алулары турында сөйләде.
Шушы ук көнне Радий Хәбиров “ЮТэйр” авиакомпаниясе генеральный директоры Андрей Мартиросов белән очрашты. Анда, шулай ук, Хөкүмәт әгъзалары, “Уфа” халыкара аэропорты җитәкчелеге катнашты.
– Сезнең авиакомпания – республикабызның ышаныч­лы партнеры, – дип билгеләде Радий Хәбиров.
– “ЮТэйр” Башкортстанның эчке авиаташучысы булып тора, ул ай саен Уфадан 500дән артык даими пассажир рейсын башкара. Һәм алар барысы да ихтыяҗ белән файдалана, югары йөкләнешле, – диде Андрей Мартиросов.
Очрашуда катнашучылар, шулай ук, республика халкының туризмга, шул исәптән медицина ярдәменә бул­ган ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен Уфадан яңа халыкара юнәлешләр ачу мөмкинлеге турында фикер алышты.
Читайте нас: