+1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
10 февраль 2021, 15:08

Авылларга уңайлы Интернет килә

Благовещен районының җиде торак пункты йортларына уңайлы Интернет киләчәк.

Благовещен районының җиде торак пункты йортларына уңайлы Интернет киләчәк.

Башкортстанның кайбер торак пунктларында чыбыклы Интернет булмау проблемасын хәл итү өчен республика Хөкүмәте «Башинформсвязь» җәмгыяте белән берлектә «Уңайлы интернет» төбәк проекты эшли башлады. Проект нигезендә, күпләп җепселле технология кулланып, аз халыклы 262 авылда һәм авыл эчендә бүлү челтәрләре төзү каралган.

Проектның үзенчәлеге шунда ки, Интернет торак пунктка гына түгел, ә гражданнар гаризасы буенча һәр йортка кадәр җиткереләчәк. Проектка республиканың 100 мең кешесе һәм 40 меңгә якын йорт хуҗалыгы җәлеп ителәчәк.

Ел дәвамында Благовещен районында «Уңайлы интернет» проекты кысаларында Төрешле, Трошкино, Осиповка, Түбән Иҗәк һәм Покровка, Саннинское, Иске Илек авылларында яшәүчеләр Интернет челтәренә тоташа алачак.

Фото: "Башинформсвязь"
Читайте нас: