+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
10 февраль 2021, 12:15

“Кешеләрне тыңларга, ишетергә кирәк!”

Башкортстан Иҗтимагый палатасы рәисе Ростислав Морзагулов митингларда катнашучылар белән очрашты.Республика Иҗтимагый палатасы рәисе Ростис­лав Морзагулов гыйнвар митингларына чыккан республика халкы белән очрашуда катнашучыларны сәламләп, ул гражданнарны борчыган темалар шул исәптән, 23 һәм 31 гыйнварда узган митингларда кешеләрнең катнашу мәсьәләсе буенча кызыклы диалог (нәкъ менә диалог, ә матбугат конференциясе түгел) булачагына ышаныч белдерде. Ул хәбәр иткәнчә, язма мөрәҗәгать кирәк булган очракта, палатада карау һәм алга таба дәүләт органнарына тапшыру өчен Башкортстан Республикасының Иҗтима­гый палатасы аппаратында калдыру мөмкин булачак. Очрашуда катнашу­чыларның мөрәҗәгатьләре рәсмиләштерелеп, бу хатлар контрольгә алыначак.

Башкортстан Иҗтимагый палатасы рәисе Ростислав Морзагулов митингларда катнашучылар белән очрашты.

Республика Иҗтимагый палатасы рәисе Ростис­лав Морзагулов гыйнвар митингларына чыккан республика халкы белән очрашуда катнашучыларны сәламләп, ул гражданнарны борчыган темалар шул исәптән, 23 һәм 31 гыйнварда узган митингларда кешеләрнең катнашу мәсьәләсе буенча кызыклы диалог (нәкъ менә диалог, ә матбугат конференциясе түгел) булачагына ышаныч белдерде. Ул хәбәр иткәнчә, язма мөрәҗәгать кирәк булган очракта, палатада карау һәм алга таба дәүләт органнарына тапшыру өчен Башкортстан Республикасының Иҗтима­гый палатасы аппаратында калдыру мөмкин булачак. Очрашуда катнашу­чыларның мөрәҗәгатьләре рәсмиләштерелеп, бу хатлар контрольгә алыначак.

“Сорауларны власть вәкилләре­нә тапшырачакбыз, моны көн саен эшлибез. Без — сезне карарлар кабул итәргә тиеш кешеләр белән бәйләргә мөмкин система”, — дип билгеләде Ростислав Морзагулов.

Очрашуда катнашучылар арасында студентлар, табиблар, бизнесменнар, җәмәгать эшлеклеләре, митингларга чыгучылар, шулай ук киң мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм блогерлар бар иде. “Түгәрәк өстәл” артында барлыгы 30дан артык кеше җыел­ды. Һәркем үз фикерен белдерде. Моннан тыш, халык “Youtube”та туры трансляция чатларында сораулар бирә алды.

“СтопКоррупция” иҗти­магый хәрәкәте рәисе, “Youtube”тагы блог авторы Станислав Чайченко сайлаулар уздыру барышында хокук бозулар, депутатлар кор­пусының эшләргә телә-мә­ве турында сөйләде. Гомум вакыт буенча бу спи­керның чыгышы рекордлы булып чыкты. Ул 24 минут дәвамында чыгыш ясады.
Туризм бизнесын коронавирус аркасында туктат­кан Александр Федотов митингларга чыгуның сә-бәп­ләре турында фикер алышырга чакырды. Аерым алганда, ул Навальныйны хуплаган өчен түгел, ә власть белән халык арасында диалог булмаган өчен чыккан. Греция мисалында, җәмәгать­челектә туган проблемаларны властька җиткерү өчен муниципалитет дәрәҗәсендә кеше­ләрне борчыган мәсьәлә­ләрне карарга тәкъдим итте.

Гөлнара Маннапова халыкның бурычка батуы турында искә төшерде, ул тормыш дәрәҗәсе бер дә яхшырмый дип саный. Эшсез, аеруча катлаулы матди хәлдә, пандемия вакытында акчасыз калган кешеләр күп. Ул ятим бала буларак фатир ала алмавына зар­ланды.

“Ә бу маска киеп йөрү режимы – геноцид бит? Ни өчен бензинга бәяләр кыйм­мәт? Бөтен җирдә коррупция. Эшкә блатсыз алмыйлар, яшьләр эшкә урнаша алмый”, — диде Гөлнара Маннапова.

Марат Фаткуллин “Баш­РТС”ның җылылык өчен тарифларына, шулай ук власть­ның гамәлдәге вәкил­ләре белән килешмәүче-ләрне эзәрлекләүләренә ка­нәгатьсезлеген белдерде. Аерым алганда, аны ни өчен митингларда катнашучылар белән кырыс мөгамәләдә булулары, бу көнне концертлар оештырылуы борчый, рөхсәтсез митингларда катнашу өчен ВУЗдан куылу куркынычы турында фикер алышырга тәкъдим итте. Оппозициянең Иҗтимагый палата рәисе белән очрашуга бармаска киңәш итүе турында сөйләде, нәтиҗәдә, оппозиция фикеренчә, эштән чыгару яки кулга алу булырга мөмкин.

Зубоводагы Республика йогышлы авырулар госпитале табибы Арслан Нигъ­мәтҗанов өч ел элек Алексей Наваль­ныйның блогерлар бәйгесендә җиңгән, мондый очрашуларны оештырган өчен рәхмәт белдерде. Дискус­сиядә митингта катнашучыларның чара турында “бөтен Русия” дип сүз йөртүенә ачуы килүен әйтте. Бөтен халык митингларга чыкмады бит.

Җәмәгать эшлеклесе, “СтопБашРТС” активисты Диана Демидова гражданнарны борчыган проблемаларны, шулай ук кешеләр белән власть арасындагы вакуум, яшьләрдә перспектива булмау, тормыш дәрә­җә­сенең, балаларның белеме түбән булуы, Башкортстан Иҗтимагый палатасы тарафыннан әлеге темалар буенча фикер алышу өчен “түгәрәк өстәл”ләр оештыру зарурлыгы турында әйтте. Ул түрәләрнең нәтиҗәлелеге рейтингын булдырырга тәкъдим итте.

Сипайлово микрорайонындагы күпфатирлы йорт­ларның берсендә яшәү­челәрдән инициатив төркем вәкиле Татьяна Махнева йортта капиталь ремонт барышы турында сөй­ләде. Аның сүзләренә караганда, өйдә күгәрек, фатирларга яңгыр үтә.

Бер хатын-кыз Чишмә районының Келәш авылында күпбалалы гаиләләр булуы турында әйтте, футбол кыры һәм уен мәйданчыгы булмауга зарланды.

“Улей” иҗтимагый үзәге (Уфа шәһәре) вәкиле Азамат Галин, коммерция карамагында булмаган оешмалар ничек итеп дәүләт власте органнары белән тотрыклы рәвештә элемтә­не җайга сала алуларын сорады. “Улей” сәламәтлек мөмкинлеге чикле кешеләр өчен социаль-тернәклән­дерү үзәгенең “БашРТС” алдында зур бурычлары җыел­ган.
Журналист Тимур Алмаевтан туры трансля­ция­дә сорау яңгы­рады: “Иҗтима­гый палата граж­дан-нарның үз фикерен белде­рүгә хокукларын гамәлгә ашырырга ярдәм итәрме, шул исәптән җыелышлар һәм митинглар аша?”— дип мөрәҗәгать итте ул.

Шулай ук трансляция чатында язган Артур Гыймранов: “Уфа мэрын турыдан-туры сайлау системасы кайту ихтималы ни дәрә­җәдә югары?” — дип сорады. Моңа Ростислав Морзагулов Башкортстан Иҗ­тимагый палатасы мәйдан-чыгында әлеге тема турында фикер алышырга тәкъ­дим итте.

Моннан тыш, очрашуда катнашучылар күпфатирлы йортларның ишегалларындагы балалар һәм спорт мәйданчыкларының торышына да зарланды.

Халык Ростислав Морзагуловтан үз сорауларына җаваплар алды, кайберлә-ре үз мөрәҗәгатьләрен яз­ма рәвештә Иҗтимагый палата аппаратында калдырды.
Палата рәисе митинглар өчен махсус урын билгеләү тәкъдиме белән чыкты. Рос­тислав Морзагулов Лондонда урнашкан Гайд-парк турында искә төшерде, ул традицион рәвештә сәяси митинглар урыны булып хез­мәт итә, бу кешеләр­гә үз гражданлык позиция­ләрен билгеле бер урында ирекле белдерергә мөмкинлек бирә.

Ростислав Морзагулов шимбәдә, соңгы митинглар-ның берсе көнендә, кеше-ләр кая да булса шалтырата алмауга, элемтә һәм интернет булмавына фикерен әйтте.
“Мин бу көнне иртән кунакка бардым һәм митинг­лар белән ниләр булганын карарга теләдем. Ә интернет эшләмәде. Мин дә ни булганын аңламадым. Барысы да берьюлы бу профилактик эшләр дип сөйли башлады. Аңлашыла, нинди профилактика... Мин мондый профилактика күб­рәк файдагамы яки зараргамы дип уйладым? Аңла­шыла, күбрәк зыянга. Менә шуны аңласыннар, алга таба башлары белән уйласыннар иде”, — диде ул.

Очрашу ахырында Ростислав Морзагулов ул тагын да нәтиҗәлерәк булсын өчен аны кабатларга һәм трансформацияләргә кирәк­леген әйтте, бәлки, бу офлайн яки онлайн режимда аралашу булыр.

“Иҗтимагый палата бу аралашуны оештыру өчен төзелгән дә. Без аны дәвам итәрбез дип уйлыйм. Бер минут эчендә беркая да җибәрми торган глобаль сорауларга, процессларга килгәндә, бу, әлбәттә, озын тарих булачак. Ләкин, әгәр без бу турыда сөйли башламасак, әгәр без каядыр берәр нәрсәгә таба хәрәкәт итә башламасак, ул чагында төгәл беркая да килмәя­чәкбез. Ә болай, ичмасам, тырышып карарбыз”, — диде Ростислав Морзагулов.

Иҗтимагый палата әгъ­засы Алия Әхмәдуллина митингларда, Палата рәисе белән очрашуда катнашкан һәм үз сорауларын белдер­гән өчен бернинди эштән куу, вуздан чыгарылу булмаска тиеш, дип өстәде.

“Әгәр шундый хәл булса, миңа шәхсән языгыз. Шәхси позицияләрен әйткән өчен эштән куарга яки университеттан чыгарырга тиеш түгелләр”, — диде җәмәгать эшлеклесе.
“Миңа да языгыз. Шулай да мондый хәлгә юл куелмас дип ышанам. Миңа калса, бу күбрәк ниндидер курку гына”, — дип өстәде Ростислав Морзагулов.

Халык белән аралашу нәтиҗәләре буенча, ул болай диде: “Миндә моңарчы беркем дә кешеләр белән сөйләшмәгән кебек тәэсир калды, ә бүген әйтергә телә­гән кешеләрнең барысы да үз фикерен белдерде. Мин барысын да зур кызыксыну белән тыңладым. Аралашу конструктив булды, кеше­ләр болай гына канә­гатьсез­лекләрен белдерми. чыннан да, проблемалары булган сәламәт кешеләр килде. Еш кына конкрет сорау белән. Безнең республика – җир-дәге оҗмах дип әйтү ахмаклык, бу бит алай түгел. Без коррупция барлыгын яхшы беләбез. Әйе, җәмгыятьтә бик күп гаделсезлек бар, шундый глобаль гаделсезлек бар, ул хәтта стейк бе­лән шәраб сатып алуга мөм-кинлеге булганнарны да борчый.

Гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен күп-санлы бозулар бар. Шуңа күрә боларның барысын да ачыкларга кирәк. Һәм шул вакытта барысы да яхшы булачак. Әкрен генә җәм­гыять белән бу диалогны башлыйбыз. Безнең палата уставында шундый бурыч язылган. Без бернинди дә власть органы түгел. Без электораль да, сәяси дә, түрәләрнең ниндидер бәй­ләнешләре, йөкләмәләре белән дә бәйле түгел. Шуңа кү­рә, бернәрсәгә карамыйча, моның белән шөгыль-ләнергә мөмкинбез. Без, әлбәттә, власть түгел без — иҗтимагый орган. Халыктан безнең алга куел­ган конкрет сорауларны без кабул иттек һәм аларны үтәячәкбез”.

Фәнүз МӘХМҮТҖАНОВ.


Читайте нас: