+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
11 февраль 2021, 18:05

"Без алда булырга тиеш!"

Санлы технологияне үстерүгә игътибар артачак.

Әлеге тормышта мәгълүматны вакытында җиткерү - һәр тармакның үсешендә зур роль уйнаучы алым ул. Бу турыда Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаров та социаль челтәрләрдә үз фикерен белдергән.
"Республика мәгълүмат эшкәртү үзәгендә булдым. Аның ничек эшләвен, мондагы проблемаларны һәм нәрсәне яхшыртырга мөмкин булуын карадым. Үзәк - республикабызның санлы йөрәге дип әйтергә мөмкин. Биредә сәламәтлек саклау өлкәсеннән башлап дәүләт хезмәтләре порталы ярдәмендә җыелган мәгълүматларга кадәр барлык башкарма хакимият органнарыннан килә торган мәгълүмат саклана һәм эшкәртелә. Бу мәгълүмат барлык өлкәләрдә дә кулланыла. Мәсәлән, видеокүзәтү камералары ярдәмендә тупланган мәгълүматл ЮХХДИга аварияләрдә гаепле кешеләрне эзләргә ярдәм итә.
Бүген үзәктә 160тан артык мәгълүмат системасы урнаштырыла. Бер көнне аның аша бер терабайт тирәсе мәгълүмат уза. Бу бик зур күләмнәр, һәм алар үсәчәк әле. Шуңа күрә үзәктә санлы куәтләрне киңәйтергә булдык.
Моннан тыш, мәгълүматларны эшкәртү өчен резерв үзәге төзергә булдык. Ул нинди дә булса гадәттән тыш хәл очрагына кирәк. Яңа пунктны без хәзер төзи торган төбәк белән идарә итү үзәге базасында урнаштырырга уйлыйбыз.
Республика мәгълүматлар эшкәртү үзәгенең эше - безнең икътисадны һәм социаль өлкәне санлы трансформацияләү процессының мөһим элементларының берсе. Без боларның барысы белән дә актив шөгыльләнәбез, чөнки безнең эшнең күләме һәм нәтиҗәлелеге арта, һәм гражданнарга да дәүләт учреждениеләре белән хезмәттәшлек итәргә уңайлырак. Нәкъ менә заманча технологияләр ярдәмендә бүген инде дистанцион рәвештә табибка язылырга, җир алырга, коммуналь хезмәтләр өчен түләргә һәм башка бик күп нәрсәләр эшләргә мөмкин.
Дөнья бик тиз үзгәрә. Һәм башкалардан тизрәк яңа рельсларга күчә алачак төбәк өстенлек алачак. Бу без булырга тиеш. Хәзер республика санлы трансформациясенең масштаблы программасын эшләп бетерәчәкбез, һәм арытаба боларның барысы турында да җентекләбрәк сөйләячәкмен, - дигән ул.
Фото: социаль челтәрдән.
Читайте нас: