Барлык яңалыклар
Көнүзәк
11 февраль 2021, 00:05

Халыкка төрле хезмәтләр күрсәтү камилләшә

Күпфункцияле үзәкләрнең эше белән күпләр канәгать.

Күпфункцияле үзәкләрнең эше белән күпләр канәгать.
Премьер-министрның беренче урынбасары, республика Хөкүмәте Аппараты җитәкчесе Илшат Таҗетдинов видеоконференция форматында федераль хакимият органнарының территориаль идарәләре җитәкчеләре, республика башкарма хакимият органнары һәм урындагы үзидарә органнары катнашлыгында киңәшмә үткәрде. Анда үткән елда Башкортстанда дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр үсешенең актуаль мәсьәләләре каралды һәм өстенлекле бурычлар билгеләнде. Киңәшмәдә дәүләт хезмәтләрен санлы трансформацияләү, муниципаль хезмәтләрне типлаштыру, «Минем документлар» үзәкләре эшчәнлеген оптимальләштерү мәсьәләләре каралды.
- Пандемия белән бәйле чикләүләргә карамастан, республикада дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү процессларын камилләштерү буенча шактый эш алып барылды. Электрон рәвештә хезмәтләр күрсәтү өчен яңа санлы платформаны кертү башланды. Республика шулай ук федераль пилот проектында катнаша, - диде чарада Аппарат җитәкчесе. «Минем документлар» үзәкләре эшчәнлеге дә камилләште.
Күпфункцияле үзәкләрдә 30га якын төр хезмәт күрсәтелә, аларны күрсәтүнең экстерриториальлеге тәэмин ителгән. Узган елда 6 миллионнан артык хезмәт күрсәтелгән. Гаризаларның 99 проценттан артыгы канәгатьләндерелгән. Шул ук вакытта чират көтүнең уртача вакыты элек 40 минутка кадәр җиткән булса, хәзер 5 минуттан артмый. Агымдагы елда да бу хезмәтләрне үстерергә кирәклеген ассызыклады Илшат Таҗетдинов.
Фото: pravitelstvorb.ru
Читайте нас в