+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
11 февраль 2021, 12:00

Радий Хәбиров Уфаның 450 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек буенча киңәшмәдә катнашты

10 февральдә Мәскәүдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфаның 450 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек буенча киңәшмәдә катнашты. Аны Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Алексей Оверчук уздырды. Киңәшмәдә шулай ук Федерация Советы, федераль һәм төбәк башкарма власть органнары вәкилләре катнашты.

Исегезгә төшерәбез, 2020 елның 30 ноябрендә Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин Башкортстан башкаласына нигез салуның 450 еллыгын бәйрәм итү турындагы боерыкка кул куйды. Бу вакыйгага әзерлек буенча оештыру комитеты рәисе вазыйфалары Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Алексей Оверчукка йөкләнгән.

Киңәшмәдә катнашучылар оештыру комитетының персональ составын формалаштыру мәсьәләләре буенча фикер алышты. Төп чаралар планы проектына Башкортстаннан һәм федераль министрлыклардан тәкъдимнәр кертелгән. Ул Ломоносов исемендәге МДУ һәм Мәскәү урбанистика үзәгенең “Мәдәният, шәһәр үсеше һәм креатив индустрияләрне тикшеренү үзәге” укыту-фәнни лабораториясе белән берлектә эшләнгән 2024 елга кадәр Уфаны үстерү программасы проектын үз эченә ала. Программа иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү, яңа социаль объектлар төзү, Агыйдел яр буен үстерү, яңа һәйкәлләр урнаштыру һәм шәһәр халкын җәлеп итүнең төп урыннарын тоташтыручы маршрутлар эшләүне күздә тота.

Уфаның 450 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек буенча төп чаралар планы проектын оештыру комитетының беренче утырышында расларга уйлыйлар.

Фото: glavarb.ru
Читайте нас: