+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
11 февраль 2021, 00:40

Сәгатьләр буе чиратта тору үткәндә калды

Күпфункцияле үзәкләрнең эше тагын да камилләшәчәк.

Күпфункцияле үзәкләрнең эше тагын да камилләшәчәк.
Һәркайсыбыз көн саен диярлек төрле хезмәтләрдән файдаланабыз. Аны үстерү бик мөһим. Моның турында Премьер-министрның беренче урынбасары, республика Хөкүмәте Аппараты җитәкчесе Илшат Таҗетдинов та социаль челтәрләрдә үз фикерен белдергән.
"Алар, ул хезмәтләр, 350 төргә якын. Табибка язылу, социаль пособиеләр һәм түләүләр юллау, паспортлар алу һәм алмаштыру һәм башкалар. Соңгы елларда бу өлкә бик үсеште.10 ел элек кенә бер документ алу өчен озын чиратларда торырга кирәк иде, хәзер моны күпфункцияле үзәкләрнең бер тәрәзәсе аша да башкарырга мөмкин. Бүген моңа кагылышлы киңәшмә үткәрдем. Пандемиягә карамастан, күпфункцияле үзәкләрнең эшен туктатмадык. 2030 елга электрон төрдә алырдай социаль хезмәтләрне 95 процентка җиткерергә кирәк. Әлбәттә, аларның сыйфаты да үсәргә тиеш", - дип язган ул.
Фото: m.facebook.com
Читайте нас: