+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
11 февраль 2021, 21:15

Шәхси эшкуарларга ярдәм итү өчен закон проекты әзер

Дәүләт җыелышы-Корылтайның Бюджет, салым, инвестиция сәясәте һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты утырышы булды.

Дәүләт җыелышы-Корылтайның Бюджет, салым, инвестиция сәясәте һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты утырышы булды.
Утырышта финанс министры Лира Игътисамова "Башкортстан Республикасында салым салуның патент системасы турында" республика Законына үзгәрешләр кертү турында" проектын тәкъдим итте. Ул 2021 елның 1 гыйнварыннан бердәм салым бетерелүгә бәйле рәвештә шәхси эшкуарларга ярдәм итү өчен эшләнгән.
Лира Игътисамова билгеләп үткәнчә, закон проектының максаты - салым салуның патент системасы куллана ала торган эшкуарлык эшчәнлеге төрләрен Русия Салым кодексында билгеләнгән эшкуарлык эшчәнлеге төрләренең яңа исемлегенә яраштыру.
Эшкуарлык эшчәнлегенең 36 төре буенча индивидуаль эшкуар алу ихтимал булган еллык керем күләме 7 ел дәвамында үзгәрешсез калган, ул 2013 елдан билгеләнгән. Шуңа бәйле рәвештә Эшкуарлык эшчәнлегенең 29 төре буенча керем күләме Русия Федерациясендә билгеләнгән хезмәткә түләүнең минималь күләменә кадәр җиткерелде. Салым салуның күрсәтелгән системасына салым йөкләнеше Русия буенча уртача һәм Идел буе федераль округында иң түбәннәрнең берсе булып калачак, дип билгеләп үтелде.
Фото:"Башинформ"
Читайте нас: