Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаров Башкортстан Республикасы территориясендә Төзүчеләр ассоциациясен оештыру мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде.
- Төзелеш тармагын үстерү һәм төзүчеләрнең һөнәри берлеге белән хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча элек уздырылган киңәшмәдә без төзүчеләрнең тармак Ассоциациясен төзү турында карар кабул иттек. Безнең республика өчен бу - шәһәр төзелешенә якын килүне тамырдан үзгәртәчәк әһәмиятле вакыйга, - диде Андрей Назаров.
Премьер-министр билгеләп үткәнчә, әлегә кадәр йорт салучылар күпфатирлы йортларны социаль ихтыяҗларны махсус исәпкә алмыйча төзегән. Нәтиҗәдә, дистәләгән мең кешелек бистәләр тиешле социаль инфраструктурасыз калды. Бу очракта дәүләтнең шәһәр халкын мәктәпләр, балалар бакчалары һәм хастаханәләр белән вакытында тәэмин итү өчен ресурслары җитмәскә мөмкин. Бу сәбәпләр буенча Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе тәҗрибәсе алынды, анда да кайчандыр шундый ук хәл булган.
- Без Шәһәр төзелеше советы төзедек, һәм ул инде эшли. Хәзер республика Төзүчеләре ассоциациясе төзелә. Ул базар һәм дәүләт арасында диалог өчен мәйданчык булырга тиеш. Анда әлеге өлкәдә стратегик карарлар кабул итүче төзүчеләр һәм дәүләт чиновниклары катнашлыгында тармак проблемалары каралачак. Мондый "мәйданчыкның" төп ике өстенлеге: төзүчеләр белән дәүләт арасында тиз аралашу һәм стратегик чишелешләрне оператив кабул итү мөмкинлеге алу, - диде Андрей Назаров.
Киңәшмәдә Башкортстанда Төзүчеләр ассоциациясен төзү чараларына нәтиҗә ясадылар, җитәкче органнарның составын расладылар, якындагы киләчәккә бурычлар һәм планнар буенча фикер алыштылар.
Фото: pravitelstvorb.ru