+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
12 февраль 2021, 15:10

Дольщикларга компенсация түләнде

12 февральгә «Дом.РФ» банк-агентының Күзәтчелек советы карары буенча Төзелештә өлешләтә катнашучы гражданнарның хокукларын яклау фонды Башкортстанда төзелгән 19 объектның 684 алданган өлешчесенә компенсация түләде.

12 февральгә «Дом.РФ» банк-агентының Күзәтчелек советы карары буенча Төзелештә өлешләтә катнашучы гражданнарның хокукларын яклау фонды Башкортстанда төзелгән 19 объектның 684 алданган өлешчесенә компенсация түләде.
Түләүләрнең гомум күләме 942 миллион сумнан артык тәшкил итте, дип хәбәр иттеләр республика Төзелеш һәм архитектура министрлыгында. Шул исәптән Акбирде һәм Иглиндә төзелеп бетмәгән торак өлешчеләре дә компенсацияләр алды. Акбирде авылының «Олимп" торак комплексы өлешчесе («Союз-Строй» җәмгыяте) Юлия Коломинцева сөйли
- «Олимп» комплексы өч катлы йорттан гыйбарәт булырга тиеш иде. Аларны 2013 елда төзи башладык, килешүне 2014 елда имзаладык, 2015 елда тапшырырга вәгъдә иттеләр. Күп кенә кредитлар, ипотека алдык. Әти-әниләрен районнан Уфага алып килгән очраклар да булды, андыйлар авылда йортларын сатты һәм бу төзелешкә салды. Шулай итеп, әти-әниләр балаларының бер бүлмәле фатирында калды. Нәтиҗәдә, өченче катка кадәр бер генә йорт җиткерелгән. Инициативалы төркем булдырдык. Ике дәгъва – төзүчегә мораль зыянны компенсацияләү һәм район хакимиятенә рөхсәтне ничек бирүләрен ачыклау таләбе белән мөрәҗәгать иттек.
Әлегә кадәр берни дә билгеле түгел. Алданган өлешчеләр буенча федераль программага кергәч, безнең йортларны төзеп бетермәскә карар иттеләр. Чөнки инженерлык челтәрләрен үткәрү – зур проблема. Алар анда юк.
Менә шуны сорыйсым килә: бездә күпфатирлы йортлар төзелешен контрольдә тоту органнары моны ничек рөхсәт иткән? Хәзер бездә гөмбәләр кебек яңа йортлар үсә. Һәм шул ук мәсьәлә: коммуналь челтәрләр белән проблема. Экология белән нәрсә булачак? Торак төзелә, ә кайда чистарту корылмалары?
Йортларга коммуналь челтәрләр үткәрү бик нык кыйммәт, дип, безгә компенсация бирергә булдылар. Безгә кертемнәребез дә кире кайтарылды. Без бик шат, чөнки, дөресен генә әйткәндә, бу акчаларны күрү өметен өзгән идек инде. Аларны балаларга торак өчен кредит түләргә бирдек".
Фото: башинформ
Читайте нас: