+3 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
12 февраль 2021, 20:55

И, сабыйлар...

Берсе - 2015, икенчесе 2016 елгы...

Берсе - 2015, икенчесе 2016 елгы...
Бүген Җиргән бистәсендә янгын ике кечкенә сабыйның гомерен өзде. Янгын турында хәбәр 11:46 сәгатьтә килгән. Янгын Ленин урамындагы торак йортта чыккан, аны 13:15 сәгатьтә сүндергәннәр. Кызганычка каршы, янгын нәтиҗәсендә 2015 һәм 2016 елгы ике бала һәлак булган.
Тагын бер бала, 2012 елгы малай, Салават дәваханәсенә озатылган, ул сөрем газы белән агуланган. Шулай ук дәваханәгә балаларның әнисе китерелгән. Кызгынычка каршы, әлегә аларның хәлләре турында мәгълүмат юк. Белгечләргә янгынның ни сәбәпле килеп чыгуын да ачыкларга туры киләчәк.
Фото: gtrk.tv
Читайте нас: