-10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
12 февраль 2021, 00:35

Кешеләр митингларда ни сәбәпле катнаша?

Уфада "Голос Башкирии" дискуссия клубы старт алды. Беренче утырышта яшьләр протесты һәм социаль медиа турында фикер алыштылар. Тема - ил буйлап узган митинглар.

Уфада "Голос Башкирии" дискуссия клубы старт алды. Беренче утырышта яшьләр протесты һәм социаль медиа турында фикер алыштылар. Тема - ил буйлап узган митинглар.
Очрашуга 12 төрле сәяси партия һәм иҗтимагый оешма вәкилләре, студентлар, протест йөрешендә катнашкан активистлар килгән иде. Җыелучылар фикер һәм тәкъдимнәр белән алмаштылар һәм конкрет тәкъдимнәр формалаштырдылар.
Күпләр киңкүләм чаралар уздыру өчен власть белән килешү проблемасын яңгыратты. Шуңа бәйле рәвештә митингларга уңайлы мәйданчыкларны билгеләү башлангычы белән чыгарга карар кылынды, шулай ук хәбәр бирү тәртибе турында фикер алышынды.
"Мин үзем дә студент елларында митингларга йөрдем. Бүгенге яшьләрнең активлыгы аларның иҗтимагый тормышт белән кызыксынуы турында сөйли. Безнең бурыч - киңкүләм чараларда хәвефсезлек тәэмин итү ", - дип билгеләде "Бердәм Русия" төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Әхмәдинуров.
Очрашу нәтиҗәләре буенча резолюция төзергә карар кылынды. Яшьләргә көнүзәк темалар буенча фикер алышу өчен үз мәйданчыгын булдырырга тәкъдим ителде. Шулай ук митингларны оештыру һәм уздыру өлешендә кануннарны яңадан карау тәкъдим ителә. Киләсе утырышларда киңкүләм чаралар вакытында хокук саклаучыларның гамәлләре, республика вузлары берләшмәсе һәм башка проблемалар турында фикер алышу күздә тотыла.
Фото: "Башинформ"
Читайте нас: