Уфа-Дим метеостанциясендә 13 февральдә көндез һава температурасы +3,5 градуска кадәр күтәрелде, 1997 елның шушы көненең абсолют максимумы +1,1 градус тәшкил иткән иде.
"Башгидрометүзәк" мәгълүматларына караганда, Уфа метеостанциясендә - һава температурасы +3,1 градуска кадәр, Уфа-ГМЦ метеорологик постында ( Рихард Зорге урамы, 25/2) +3,4 градуска кадәр күтәрелгән.
Башкортстан буенча 13 февральдә көндез максималь һава температурасы -7,+8 градус тәшкил итте.
Фото: bashinform.ru