+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
14 февраль 2021, 13:20

Күмертауда башкарасы эшләр күп

Премьер-министр Андрей Назаров үзенең facebook.com сәхифәсендә Күмертаудагы командировкасы турында язган.

Премьер-министр Андрей Назаров үзенең facebook.com сәхифәсендә Күмертаудагы командировкасы турында язган.

"Эш сәфәре белән Күмертауда булдым. Башта "КумАПП" вертолет заводында булдым. Җитәкчелек белән цехларда йөреп чыктык, аннары киңәшмә үткәрдек. Гомумән, завод тотрыклы эшли. Илебез һәм чит ил компанияләреннән, шулай ук илнең Оборона министрлыгыннан заказлар бар.

Без "КумАПП"тан ике вертолет сатып алырга планлаштырабыз: берсе - янгыннарны сүндерү, икенчесе санитария авиациясе ихтыяҗлары өчен. Моннан тыш, "КумАПП" продукциясе үрнәкләрен без әле төзелә торган республиканың сәүдә йортында урнаштырачакбыз. Бу аларга яңа клиентлар табарга ярдәм итәчәк.

Авиация кластерын булдыру перспективалары турында фикер алыштык. "Моның өчен бездә барлык ресурслар да бар: югары квалификацияле кадрлар да, фәнни-техник базалар да, тармакта катнашучылар арасында урнашкан җитештерү кооперациясе традицияләре дә. Бу теманы алдан ук 20 предприятие белән эшләдек. Алар барысы да риза. Алар арасында "УМПО", "Молния", "КумАПП", "Гидравлика", шулай ук кече һәм урта бизнес компанияләре – "Техпромсервис" һәм башкалар.

Кластер федераль реестрга кертелгәннән соң, берләшмәдә катнашучылар федераль бюджеттан чыгымнарның бер өлешен каплауга субсидияләр ала алачак. Ә иң мөһиме - кластер булдыру нәтиҗәле икътисади кооперацияне гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирәчәк. Мәсәлән, чыгымнарны экономияләргә; яңа, тагын да отышлырак логистика схемаларын, производстволарны урнаштыру вариантларын эзләргә.

Җиңел авиацияне үстерү темасына сөйләштек. Күптән түгел Мәскәүнең «Аэроэлектромаш» компаниясе Башкортстанның «Энергоконтракт» предприятиесеннән ике җитештерү бинасы сатып алган. Алар анда җиңел вертолетлар ясаячак. Тәҗрибә партиясен шушы елның беренче яртысында ук чыгарырга планлаштыралар. Бу "Robinson-r44" һәм "Robinson-r27" вертолетларының аналоглары булачак - бары тик ике тапкыр арзанрак. Заказлар күп булса, без "КумАПП" базасында серияле җитештерүне җәелдерә алачакбыз.

Күмертауның үзенә килгәндә, шәһәр хакимиятендә аның социаль-икътисади үсеше мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрдек. Башта мин урындагы үзидарә органнары эшенең нәтиҗәлелеге мониторингын һәм халык арасында үткәрелгән сораштырулар нәтиҗәләрен карап чыктым. Күмертауда эшсезлек дәрәҗәсе башка муниципалитетларга караганда күбрәк - 5 процентка кадәр арткан; 3 ел эчендә торак тапшыру күләме 2,5 тапкыр кимегән; инвестиция активлыгы берничә тапкыр азайган; хәзер монда эшкә яраклы халыкның үлем дәрәҗәсе - республикада иң югары. Халык исә юлларның сыйфатына, сәламәтлек саклауга, эш булмавына, керемнәрнең түбән булуына, ТКХ хезмәтләренә тарифларның артуына зарлана.

Боларның барысын да бүген җентекләп тикшердек, кисәтүләр күп. Ләкин үсеш өчен Күмертауның потенциалы бар. Урындагы командага нәтиҗәле эшләү өчен мобилизацияләнергә һәм аңа җитди карарга кирәк. Мине бүген ишеттеләр, аңладылар, дип уйлыйм", - дип язган ул.


Фото: facebook.com
Читайте нас: