-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
14 февраль 2021, 14:15

Күмертауда ни хәлләр бар?

Бүген инде хәбәр иткәнебезчә, Премьер-министр Андрей Назаров эш сәфәре белән Кумертауда булды.

Бүген инде хәбәр иткәнебезчә, Премьер-министр Андрей Назаров эш сәфәре белән Кумертауда булды.

13 февральдә Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров Күмертау авиация җитештерү предприятиесе эшчәнлеге белән танышты һәм шәһәрнең социаль-икътисади үсеше мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә үткәрде.

Башкортстан Премьер-министры Андрей Назаров «КумАПП» акционерлар җәмгыятенең җитештерү цехларында булды һәм җитештерелә торган продукция үрнәкләрен карады. Ул билгеләп үткәнчә, республика Хөкүмәте төбәкнең социаль-икътисади үсешенә юнәлтелгән барлык идеяләрне һәм тәкъдимнәрне хуплый. Шуңа бәйле рәвештә, республика белән федераль хакимият органнары һәм корпорацияләр арасында үзара файдалы килешүләргә ирешкәндә, предприятиеләрне яңа дәрәҗәгә чыгарачак һәм Күмертау өчен үсеш драйверы булачак проектларны гамәлгә ашыру мөмкин булды.

Шунда ук Башкортстан Республикасында авиация кластеры булдыру турында да фикер алыштылар.

Күмертау хакимиятендә шәһәрнең социаль-икътисади үсеше мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә узды. Андрей Назаров республикада урындагы үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү алып барылуын искә төшерде. Әлеге мониторинг 40 күрсәткеч буенча алып барыла. Әйтик, 2019 ел нәтиҗәләре буенча Күмертау ике позиция буенча беренче урында тора.

Әмма булган потенциалга карамастан, Күмертау кайбер күрсәткечләр буенча республиканың барлык шәһәрләре арасында 8нче урында тора.
Барыннан да бигрәк шәһәрдә яшәүчеләрне автомобиль юлларының сыйфаты канәгатьләндерми. Моннан тыш, алар җылылык белән тәэмин итү һәм транспорт хезмәте күрсәтү оешмасыннан тулысынча канәгать түгел.

Эш сәфәре ахырында Премьер-министр журналистларның сорауларына җавап бирде.
Бу хакта тулырак pravitelstvorb.ru сайтында укырга мөмкин.

Фото: pravitelstvorb.ru
Читайте нас: