+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
14 февраль 2021, 21:50

Шаяннар һәм тапкырлар көч сынаша

Бүген Шәһәр мәдәният сараенда Башкортстан КВН юниор-лигасының ярымфиналы уза.

Бүген Шәһәр мәдәният сараенда Башкортстан КВН юниор-лигасының ярымфиналы уза.

8 мәктәп командасы өчен сезон ахырына якынлаша, алар финалга чыгу өчен көрәштә чирекфинал бәйгесен уза алды. Балалар үзләренең талантлары, актерлык уены белән тамашачылар һәм жюри әгъзаларын көлкеле номерлары белән шаккатыралар.

Барлык катнашучылар да шулкадәр якты һәм үзенчәлекле ки, жюри әгъзаларына сайлау җиңелләрдән түгел. «Сәламләү» нәтиҗәләре буенча финалга узучылар арасында интрига саклана. Алда тагын ике бәйге: «Музыкаль биатлон» һәм «Музыкаль номер».

Билгеле булуынча, сезон былтыр көз старт алды. Октябрь дәвамында Башкортстан КВН юниор-лигасының онлайн-сайлап алу турлары узды. Анда республиканың 10 муниципаль берәмлегеннән 25 команда катнашты. Ярымфиналга кадәр иң көчле 8 мәктәп командасы килде.

Чара республика Башлыгы гранты акчасына Башкортстан Гражданлык җәмгыятенә ярдәм фонды лигасы астында тормышка ашырыла.

Фото: bashinform.ru
Читайте нас: