+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
14 февраль 2021, 21:40

Ярата белгәннәр бәйрәм дә итә белә!

Уфалылар һәм башкала кунаклары "Яратам FEST" боз дискотекасында Гашыйклар көнен билгеләп үттеләр.

Уфалылар һәм башкала кунаклары "Яратам FEST" боз дискотекасында Гашыйклар көнен билгеләп үттеләр.

Бүген Уфаның "Динамо" стадионында Гашыйклар көненә багышланган зур бәйрәм - "Яратам FEST" узды. Аны «Башкортстан 24» телеканалы оештырды.
Дискотека 4 сәгатьтән артык дәвам итте һәм 2 меңнән артык кешене җыйды.

Бәйрәм «SPLASH» шоу-барабанчылар чыгышы белән башланып китте. «Башкортстан 24» телеканалының алып баручы өч пары, бер-берсен алыштырып, конкурслар үткәрде, призлар уйнатты. «Яратам FEST»ның беренче җиңүчеләре Марина һәм Ринат Сакаевлар гаиләсе булды. Алар инде 17 ел бер гаилә булып яши, ике бала үстерәләр.

Уфадагы «Динамо» стадионы бозында гашыйклар бәйрәмендә бөтен дөньяның төрле музыкаль мотивлары яңгырады: Көнчыгыш - «РайтДенс» бию мәктәбеннән, башкорт һәм татар - Алтынай Вәлитовадан, интернациональ - мультинструменталист Ришат Рәхимовтан.

Гашыйкларның боз кичәсенең хедлайнеры «Зәйнетдин» этно-шоу төркеме булды. Ә «Яратам FEST»ның төп призлары Карина Латыйпова, Анастасия Йосыпова һәм Лира Җамаловага бирелде. Боз бәйрәме финал аккорды - DJ Fatikh компаниясе чыгышы белән тәмамланды.

«Башкортостан» дәүләт телерадиокомпаниясе директоры Азамат Салихов сүзләренә караганда, «Яратам FEST» - сәламәт яшәү рәвеше һәм мәхәббәт бәйрәме, һәм бу дата Гашыйклар көнендә очраклы гына сайланмаган.

#яратамfest.

Фото: bashinform.ru


Читайте нас: