-10 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
15 февраль 2021, 22:31

Ике миллиард сум - чүп савытынамы?!

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров республика мәктәпләрендә туклануны оештыру мәсьәләсеннән канәгать түгел.

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров республика мәктәпләрендә туклануны оештыру мәсьәләсеннән канәгать түгел.

"Иртән мәктәптә туклану мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрдем, - ди ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә. - Гомумән, без бу темага аеруча зур игътибар бирәбез - узган ел процессны оештыруда бердәм меню һәм стандарт керттек, аны контрольдә тотуны көчәйттек. Шуңа да карамастан, без ата-аналардан тагын да күбрәк шикаять ала башладык. Соңгы 5 айда төрле каналлар буенча безгә 900дән артык шикаять килде.

Ата-аналар ашның тәмсез, еш кына салкын булуын яза. Балалар ашаудан баш тарта, барысы да кире тапшыра һәм көне буе ач йөри. Болай ярамый. Укучыларның ашказанын бозуы гына җитмәгән иде. Дәүләт финанслары белән идарә итү күзлегеннән дә бу хәлләр белән килешергә ярамый. Ел саен мәктәп туклануына бүлеп биргән бюджет акчаларының ике миллиарды чүп савытына ташлана мени?!

Кыскасы, без хәзер берничә чара әзерләдек, алар ярдәмендә проблеманы хәл итәрбез дип өметләнәм.

Беренчедән, урындагы хакимият ягыннан вәзгыятьне контрольдә тотачакбыз. Хәзер без урыннарда җаваплы кешеләрне беркетәчәкбез, ситуацияне анда, территорияләрдә булган кешеләр күзәтсен.

Икенчедән, без көн саен мәктәпләр үз сайтында меню гына түгел, ә әзерләнгән ризыкларның фотосурәтләрен дә урнаштырачак, дигән карарга килдек. Ата-аналар балаларының нәрсә ашавын белсен иде. Йөз тапкыр ишетүгә караганда, бер тапкыр күрүең яхшырак. Әлбәттә, кемдер фотосурәтләрне чын ашамлыклардан түгел, ә интернеттан нинди дә булса рәсемнәр салырга тырышса, без мондый әйберләр өчен катгый җәза бирәчәкбез, дип кисәтәбез.

Өченчедән, барлык муниципалитетларның да ризык составын тикшерү өчен лабораториягә продукция үрнәкләрен даими җибәрүләрен катгыйрак күзәтәчәкбез.

Дүртенчедән, туклануны оештыру тиешенчә җайга салынган мәктәпләр башка мәгариф учреждениеләре өчен остазлар булачак, дигән карарга килдек. Директорлар һәм пешекчеләр өчен укыту семинарлары, ата-аналар өчен дегустацияләр үткәреләчәк.

Бишенчедән, төбәк картасын эшләячәкбез, анда азык-төлек процессын оештыручы, тәэмин итүче һәм җитештерүче күренеп торачак.

Әлеге чараларны гамәлгә кертү өчен ике атна вакыт бирелде. 1 мартта нәтиҗәләрне тикшерәм. Ә әле үзем дә уйлыйм, бәлки мәктәпләрнең рейтингын оештырырга кирәктер?..

Барыгызга да сәламәтлек һәм нәтиҗәле атна!

Фото: "Башинформ"


Читайте нас: