+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
15 февраль 2021, 14:40

Яңа җитәкче белән таныш булыгыз

Башкортстанда туса да, озак еллар Свердловск өлкәсендә эшләгән.

Башкортстанда туса да, озак еллар Свердловск өлкәсендә эшләгән.

Хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров рәсми рәвештә республиканың Туризм буенча дәүләт комитетының яңа рәисен тәкъдим итте.

Бу вазыйфаны Свердловск өлкәсе туризм үсеше үзәгенең элекке директоры Эльмира Туканова алды.

Ул тумышы белән безнең республикадан. Зианчура районының Тазлар авылында туган. Аннары Түбән Варта шәһәренә укырга китеп, Төмән өлкәсендәге төрле музей учреждениеләрендә эшли. Эльмира Наил кызының тәҗрибәсе зур. Без шундый кешене эзләдек тә”, — диде Радий Хәбиров.

Башкортстан Башлыгы Туризм буенча дәүләт комитетының элекке җитәкчесе Салават Нәфыйковка рәхмәт белдерде һәм яңа эш табылуын хәбәр итте, ә Эльмира Тукановага уңышлар теләде.

Фото: горобзор
Читайте нас: