-5 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
16 февраль 2021, 21:45

Алданган дольщиклар бәйрәме

Уфада "Эрмитаж. Горсовет" торак комплексы өлешчеләре үз фатирларын ала башлады.

Уфада "Эрмитаж. Горсовет" торак комплексы өлешчеләре үз фатирларын ала башлады.
Якындагы ике айда 269 торак хуҗасына ачкычлар биреләчәк, дип хәбәр иттеләр «Садовое кольцо» төзелеш компаниясендә. Торак комплексы төзелешен «Госстрой» компаниясе 2013 елда башлап җибәргән, файдалануга тапшыру 2017 елга планлаштырылган, әмма вакытында бурыч үтәлмәгән. Үткән елның язында объектны "Садовое кольцо" компаниясе тәмамларга алынган, аңа үзенең 561 миллион сум акчасын инвестицияләгән.
«Алданган өлешчеләрнең хокукларын тергезүнең төрле юллары бар. Төп юл - Өлешчеләр хокукларын яклау буенча федераль фонд катнашлыгында. Узган елда республика Хөкүмәте Фонд белән 6,7 млрд. сумлык килешүләр төзеде. Әлеге сумма якындагы ике елда проблемалы объектлар төзелешен тәмамлауга юнәлтеләчәк. Федераль фонд белән мондый эш дәвам итәчәк. Без инде 3,5 млрд. сумлык заявка формалаштырдык. Фонд безгә ярдәм итәр дип уйлыйм, һәм без билгеле бер карарга килербез", — диде Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры Рәиф Абдрәхимов.
Уфа хакимияте мәгълүматлары буенча, шәһәрдә хәзер проблемалы 42 йорт, 4 меңгә якын алданган өлешче исәпләнә.
"Фатирлар тапшыру - безнең өчен зур бәйрәм. "Эрмитаж" - югары дәрәҗәдәге йорт: бик яхшы холл, лифтлар һәм җылы фатирлар. Яз көне девелопер төзекләндерүгә керешәчәк: җир асты паркингы төзеләчәк, ә аның түбәсендә балалар мәйданчыгы урнаштырылачак. 2023 ел ахырына кадәр безнең партнерыбыз — «Садовое кольцо» компанияләр төркеме 2,5 меңгә якын өлешченең проблемасын ябарга планлаштыра", - дип хәбәр итте Уфа хакимияте башлыгы Сергей Греков.
"Эрмитаж" торак комплексыннан тыш, девелопер алданган өлешчеләрнең түбәндәге йортларын төзеп бетерергә кереште: «Ленин урамындагы йорт», «Московский» , «Белая река» торак комплекслары. Соңгы объектта ачкычларны узган ел ахырында тапшыра башладылар - әле А һәм Б секцияләренең 518 өлешчесе фатир ала.
Фото: башинформ
Читайте нас: