+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
16 февраль 2021, 22:35

Биойодлы йогурт җитештереләчәк

Башкортстанда "Сөт кухнясы" биойодлы йогурт җитештерергә планлаштыра.

Бүген Уфаның "Торатау" Конгресс-холлында республиканың Сәүдә һәм хезмәт министрлыгы "Башкортстан халкын йод белән тәэмин итү буенча туклануда заманча тенденцияләр" темасына "түгәрәк өстәл" үткәрде.

Чараны ачып, сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры Алексей Гусев төбәктә йөкле хатын-кызларны, имезүче аналарны һәм өч яшькә кадәрге балаларны түләүсез тукландыру белән тәэмин итү буенча алып барылучы эш турында сөйләде.

Шул исәптән Башкортстанның "Сөт кухнясы" дәүләт автономияле учреждениесе сөт продукциясе җитештерү буенча яңа куәтләр төзү, тарату пунктлары челтәрен булдыру, йод дефициты китереп чыгарган авыруларны профилактикалау өчен яңа продуктлар җитештерү планнары турында сүз булды.

«Быел ук "Сөт кухнясы" балалар туклануы өчен биойод белән баетылган йогурт җитештерүне башлап җибәрергә планлаштыра. Бүгенге көндә «Стандартинформ» федераль дәүләт унитар предприятиесе теркәгән индивидуаль техник шартлар эшләнгән, яңа продуктны лаборатор сынаулар бара", - дип хәбәр итте Алексей Гусев.

"Сөт кухнясы" директоры Эльдар Сайгафаров сүзләренә караганда, бүген йогурт яраклылык срогын раслау өчен сынаулар уза. Алга таба ул Башкортстан Гигиена һәм эпидемиология үзәгенә аның азык-төлек һәм биологик кыйммәтен тикшерү, шулай ук игълан ителгән йодны раслау өчен җибәреләчәк. Дәүләт теркәве турында таныклык федераль орган – Мәскәү шәһәрендә Гигиена һәм эпидемиология үзәге тарафыннан биреләчәк.

Йогурт йод табигый кушылмасының тулы аналогы булган өстәмә исәбенә физик-химик составы буенча уникаль. Аның үзлекләре калкансыман биз авыруларының барлыкка килү куркынычын киметә һәм хәтернең концентрациясенә һәм яхшыруына уңай йогынты ясый.

Фото: Альберт Заһиров

Читайте нас: