Капиталь ремонттан соң мәгариф учреждениесе үз ишекләрен ачты.
1993 елда ачылган төркем 4нче мәктәп каршында эшли. Бүген анда 2-7 яшьлек 18 малай һәм кыз йөри, алар барысы да - бистәдә яшәүчеләр. Узган елның җәендә дүртенче мәктәп бинасы беренче тапкыр капиталь ремонтланды. 1970 елдан биредә ремонт үткәрелмәгән булган.
Дүртенче мәктәп бинасын ремонтлау карары республика Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча 2019 елның ноябрендә Иске Ишембай торак районында яшәүчеләр белән очрашу барышында кабул ителде. Ул вакытта алар төбәк Башлыгына мәгариф учреждениесе бинасын ремонтлауны сорап мөрәҗәгать итте. Республика ярдәме белән биредә түбә, тәрәзәләр, идәннәр, ишекләр, җылыту системасы, электр үткәргеч, канализация алмаштырылды, эчке бизәлеш эшләре башкарылды, шулай ук яңа заманча компьютер классы ачылды.
Иске Ишембай бистәсеннән, сул як яр буенда, шәһәр үзе дә башланган. Бүген ул - Ишембайдагы иң зур бистәләрнең берсе. Торак районда балалар аз түгел. Белем бирү учреждениеләренең эшләве ата-аналар өчен уңайлылыкта да мөһим роль уйный. Һәркемнең балалар белән шәһәр мәктәпләренә һәм балалар бакчаларына бару мөмкинлеге юк.
Фото: bashinform.ru