Русия Президенты Владимир Путинның рейтингы Геленджиктагы отель турындагы фильм кебек инсинуацияләргә түгел, ә реаль эшләргә нигезләнә, дип белдерде дәүләт башлыгының матбугат секретаре Дмитрий Песков. Аның сүзләрен «Интерфакс» китерә.
Песков, шулай ук, объектның Путинга каравы турындагы мәгълүматны ялган дип атады. «Тулаем алганда, әлбәттә, күпчелек кешеләргә бу аңлашыла", - диде ул, Президент рейтингының тотрыклылыгын аңлатып.
Кремль вәкиле, шулай ук, күпмедер вакыттан соң отель хуҗасы табылуын һәм аны коммерция максатларында куллану планнары турында мәгълүматлар игълан ителүен искә төшерде. Элегрәк ул белдергәнчә, Путин Геленджиктагы кунакханәдә булганмы-юкмы икәнлекне белми. Шул ук вакытта Песков «Президент төзелеш белән шөгыльләнми», дип билгеләп үтте.
30 гыйнварда Русия миллиардеры Аркадий Ротенберг үзен Геленджиктагы кунакханәнең бенефициары дип игълан итте. Аның сүзләренә караганда, объект шактый катлаулы, һәм аның кредиторлары күп булган. «Мин бенефициар була алдым. Бу урын искиткеч", - дип сөйләгән ул. Миллиардер, шулай ук, объектның билгеләнешен ачты — апарт-отель төзеләчәк, шуңа күрә бинада бүлмәләр күп.
Объект буенча Геленджиктагы беренче экскурсия турында 29 гыйнварда видео барлыкка килде.
#владимирпутин#кызылтан
Фото: lenta.ru