+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
16 февраль 2021, 21:07

"Салаватка"да эшләр вакытында тәмамланачак

Башкалада Зәки Вәлиди урамы буенча урнашкан юлүткәргечтә субайлар кагу дәвам итә.

Башкалада Зәки Вәлиди урамы буенча урнашкан юлүткәргечтә субайлар кагу дәвам итә.

Реконструкцияләнә торган транспорт чишелешендә - Салават Юлаев проспекты һәм Зәки Вәлиди урамы киселешендә эшләр дәвам итә. Хәзер күпер төзүчеләр элемтә кабельләрен, яңгыр суларын агызуны тәэмин итү челтәрен, шулай ук бораулау субайларын урнаштыру эшләре белән мәшгуль.

16 февральгә булган мәгълүматларга караганда, юлүткәргечне реконструкцияләү өчен кирәкле 51 объектның 5сен төзекләндерәсе калган.

Исегезгә төшерәбез, фундаментлар төзү һәм реконструкцияләнә торган юлүткәргеч төзелеше белән бәйле рәвештә төнге вакытта Уфадан керү һәм чыгу өчен транспорт хәрәкәте вакытлыча ябылды. Әлеге чикләү 28 февральгә кадәр 00.00 сәгатьтән 05.00 сәгатькә кадәр гамәлдә.

Әмма шәһәргә керү юлында хәрәкәт иткәндә ябыла торган участокны Сочи урамына күтәрелеп һәм аннан Салават Юлаев проспектына чыгып үтеп була.

Реконструкцияләнә торган транспорт чишелешендәге ситуациягә даими контроль ясала. Килеп туган хәлне исәпкә алып, онлайн-режимда 10 светофор объектында, беренче чиратта, Салават Юлаев проспектында эш режимнарына төзәтмәләр кертелә.

Моннан тыш, теләге булган һәркем әлеге участокта юл торышын «Уфанет» тышкы видеокүзәтү камералары ярдәмендә күрә ала.

Фото: Азамат Хөсәенов.


Читайте нас: