-26 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
16 февраль 2021, 12:05

“Ярдәм кирәк булса, әйтегез...”

Республика Башлыгы Радий Хәбиров янгыннарда һәлак булучылар саны артуга бәйле тирән борчылу белдерде.

Республика Башлыгы Радий Хәбиров янгыннарда һәлак булучылар саны артуга бәйле тирән борчылу белдерде.

Хөкүмәттә үткән оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы рәсми рәвештә Туризм буенча республика комитетының яңа рәисе белән таныштырды Бу вазыйфага Свердловск өлкәсе туризм үсеше үзәгенең элекке директоры Эльмира Туканова тәгаенләнде.

“Ул тумышы белән безнең республикадан. Зианчура районының Тазлар авылында туган. Аннары Түбән Варта шәһәренә укырга китеп, Төмән өлкәсендәге төрле музей учреждениеләрендә эшли. Эльмира Наил кызының тәҗрибәсе зур. Без шундый кешене эзләдек тә”, — диде Радий Хәбиров. Ул коми­тетның элекке җитәкчесе Салават Нәфыйковка рәхмәт белдерде һәм аның яңа вазыйфага тәгаенләнәчәге турында хәбәр итте, ә Эльмира Тукановага уңышлар теләде.
Төбәк җитәкчесе республика шифаханәләренең обсервация режимыннан чыгуы турында белдерде. “Безнең шифаханәләр — республикабызны танытучы зур икътисади объектлар, без озак вакыт алар белән шөгыльләндек. Алар коронавирус чорын авыр узды, без, акрынлап обсервация режимыннан чыгып, халыкны тернәкләндерү режимына күчүләре турында килешәбез”, – диде Радий Хәбиров. Ул шифаханәләр директорлары өч ел дәвамында үз объектларын яхшыртырга тиеш, дип билгеләп үтте.
Башкортстанда соңгы тәүлектә коронавирус белән авыруның 155 яңа очрагы расланган, дип хәбәр итте сәламәтлек саклау министры Максим Забелин. Пандемия башланганнан бирле республикада
26 687 COVID-19 авыруы йоктыручы теркәлгән. Башкортстан стационар­ларында хәзер 234 коронавирус белән авыручы бар, шуларның 39ы — авыр хәлдә. Өй шартларында
5468 кеше дәвалана.
Республикада 2021 ел башыннан бирле үлемгә китергән янгыннар саны арту күзәтелә – узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, өч очракка күбрәк. Бу хакта оператив киңәшмәдә Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров белдерде.
Радий Хәбиров килеп туган хәлдән чыгу буенча тәкъдимнәр әзерләргә, шулай ук янгыннарда кешеләрнең һәлак булуы буенча начар тенденциягә тулы анализ ясалырга тиешле киңәшмә җыярга кушты. “Әгәр сезгә ярдәм кирәк икән — әйтегез. Әйдәгез, җыелыйк, барлык хезмәтләр һәм муниципалитет башлыкларын чакырыйк. Кайчан булса да янудан туктарбызмы? Узган елдан бирле әйтеп киләм. Нәрсә үзгәрде? Аңлыйм, көннәр салкын, ягалар. Әмма мин авыл биләмәләре башлыкларына имин булмаган гаиләләрне барларга куштым. Бездә икешәр бала үлә. Быел Актив озын гомерлелек һәм халыкны саклау елы дип килештек. Әгәр атна саен шулкадәр кеше янып үлә икән, без нәрсәне сакларбыз соң?” — дип тирән борчылу белдерде Радий Хәбиров.
Чарада Башкортстан Башлыгы ике эре вузны — УДАТУ белән БДУны берләште­рү мөмкинлегенә ачыклык кертте. “Иң катлаулы карарларны үз өстемә алам, — дип белдерде ул. — Без хәзер зур фәнни проект алдында торабыз, бу — зур университет булдыру. Бөтен җирдә тар карашлы кешеләрнең про­вокацияләре башланды да инде, алар без эре вуз төземә­сәк, БДУ һәм УДАТУ мөмкин-лекләрен берләш­термәсәк, көн-дәшлектән төшеп калачагыбызны һәм бүтән беркайчан да анда кермәячә­ге­безне аңламый”.
Радий Хәбиров киңәшмәдә төбәк прокуроры Владимир Ведерниковка Уфада эре төзүче­ләр юл куйган хокук бозуларны ачыклау үтенече белен мөрәҗә­гать итте.
“Миңа даими рәвештә Уфа мэриясен­нән мәгълүмат килә. Без кайбер эре компания­ләрнең төзелеш эшчәнлеген алып барганда җитди каршылыклары һәм тупас закон бозулары белән очраштык. Беренчесе — ялган документлар белән Уфаның парк зонасында, мәсәлән, Гафури парк территориясендә төзергә омтылу. Бу халыкның җитди каршы торуына китерә. Мин үз компетенцияләрем кысаларында моны туктатырга тырышам”, — диде төбәк җитәкчесе.
Ул ассызыклаганча, “мөмкин булган барлык чараларны бозып, мэриягә коточкыч басым ясала”.
“Икенчесе — ПСК-6 компаниясе төзелеш өчен тиешле документлар булмаган күп кенә объектларны төзүен дәвам итә. “Яркий” бистәсен төзүче төзе-леш күләмен арттыру документларына кул куя, шуның белән халык өчен, аларның шәһәрдән чыгуы өчен коточкыч шартлар тудыра. Без социаль объектлар төзергә өлгер­мибез. Мин моның белән килешмим. Комиссия утырышында караячакбыз”, — дип ассызыклады Башкортстан Башлыгы.
Быел республикада гомум-дәүләт проектларын финанслау 26,3 миллиард сум тәшкил итәчәк. Шуларның 17,7 миллиард сумы — федераль акча, калганы республика бюджетыннан бүленәчәк. Бу хакта ки­ңәш­мәдә беренче вице-премьер – республика Хөкүмәте Аппараты җи­тәкчесе Илшат Таҗет­динов бәян итте. Ул торак тө­зелеше, уңайлы шәһәр мохите булдыру, юл-транпорт, социаль өлкәдәге бурычларга тукталды.
Илшат Таҗетдинов хәбәр итүенчә, быел республика алдында узган елдагы кебек җитди бурычлар тора. Әйтик, 2,26 миллион квадрат метр торак төзү һәм файдалануга тапшыру күздә тотыла. Шул исәптән Уфа, Октябрьский, Нефтекама, Стәрле-тамак һәм Салават шә­һәрлә-рендә.
2021 елга 200 километрдан артык автомобиль юлын ремонтлау, шулай ук Уфа, Салават һәм Иглин районнарында төп магистраль урамнарны һәм объектларны төзү, реконструкция­ләү һәм капиталь ремонтлау эшләрен дәвам итү планлаштырыла. Нефтекамада — 1225 урынлык һәм Уфа районының Булгаково авылында 825 урынлык мәктәпләр төзүне тәмамлау, шулай ук 22 мәдәният объектын төзү һәм реконструкцияләү күздә тотыла.
Радий Хәбиров башкарма власть органнары һәм муниципалитетлар ягыннан гомумдәү-ләт проектларын үтәүгә контрольне көчәйтү бурычын куйды.
— Артта калучыларга карата катгый чаралар күрәчәкбез. Тулаем алганда, безнең күрсәт­кечләр начар түгел: Русия буенча уртача күрсәткечтән югарырак. Әмма без гомум­дәүләт проектларын тормышка ашыру-ның югары дәрәҗәсенә чыгарга тиеш, — диде ул.

Резеда ГАЛИКӘЕВА.
Фото: главарб.ру
Читайте нас в