+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
17 февраль 2021, 21:05

«Чүп реформасы»н гамәлгә ашыруның икенче этабы башланды

Башкортстан «чүп реформасын» гамәлгә ашыруның икенче этабына кереште. Реформаның ничек баруы турында республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров Интернет челтәрендә язды.

Башкортстан «чүп реформасын» гамәлгә ашыруның икенче этабына кереште. Реформаның ничек баруы турында республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров Интернет челтәрендә язды.
"Шулай итеп, республика Хөкүмәте «чүп реформасын» гамәлгә ашыруның икенче этабына кереште. Беренче этапта без калдыкларны даими чыгару системасын җайга салдык - элек бит алар бер атна да чыгарылмаска мөмкин иде. Бу процессны контрольдә тоту өчен без фотофиксация керттек. Моннан тыш, без республикада меңнән артык рөхсәтсез чүплекне бетердек һәм чүп-чар ташу паркын ике тапкыр арттырдык. Ә тагын без иске үрнәктәге чүп бакларын тулысынча евроконтейнерларга алыштырдык - алар пластиктан һәм тутыкмый.
Боларның барысын да эшләү өчен без төбәк операторлары институтын булдырдык. Хәзер алар чүп-чарны җыю, алып китү һәм утильләштерү өчен җавап бирә. Элек исә моның өчен җаваплы муниципалитетлар булган һәм алар проблеманы күпкә начаррак хәл иткән. Реорганизация безгә чүп-чар белән эшләүнең нәтиҗәлелеген арттырырга ярдәм итте.
Хәзер, икенче этапка килгәндә. Ул инде җитдирәк экологик проблемаларны хәл итүгә юнәлтелгән. Төбәк операторлары булган чүп-чарны эшкәртү комплексларын һәм полигоннарын заманчалаштыра һәм төзи башлый. Моннан тыш, без халыкны көнкүреш калдыкларын экологик утильләштерү өчен аерым җыюга күчерә башлыйбыз.
Эш бара инде. Күптән түгел республикада беренче тапкыр калдыкларны сортировкалау һәм эшкәртү заводында RDF-ягулык җитештерү башланды. Бөтен дөнья аны күптән куллана, ә Швециядә калдыкларны чит илдән сатып алалар. Күз алдына китерәсезме? Чүпне чит илдән алып кайталар.
Гомумән алганда, шуны әйтә алам: чүп-чарны комплекслы эшкәртүгә күчү нәтиҗәсендә республикада калдыклар күләме ел дәвамында өчтән бергә кимиячәк. Бездә чүп-чар җыю һәм чүп эшкәртү өлкәсе әлегә кадәр гамәлдәгедән дә нәтиҗәлерәк булырга тиешлеген ачык аңлау бар. Шуңа күрә бу өлкәдә без алга таба да тырышлык салачакбыз", - дип яза Андрей Назаров "Фейсбук"та.
Фото: "Фейсбук"
Читайте нас: