Барлык яңалыклар
Көнүзәк
17 февраль 2021, 17:20

Шәриплеләр ни өчен сусыз калган?

Кушнаренко районында булган хәл буенча тикшерү дәвам итә.

Русия Дәүләт думасының Торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе урынбасары Павел Качкаев Башкортстан прокуроры Владимир Ведерниковка, электр кулланган өчен бурыч туплану аркасында Кушнаренко районының Шәрип авылында су башнясы сафтан чыгу буенча тикшерү оештыру үтенече белән мөрәҗәгать итте. Бу хәл 313 кулланучыны сусыз калдырган, шул исәптән социаль объектларда да су өзелгән. Биредә балалар бакчасы, мәктәп һәм картлар йорты бар. Әлегә су белән тәэминаты хәл ителгән, әмма бурыч мәсьәләсе әле ябылмаган.
Дәүләт думасы депутаты мөрәҗәгатеннән күренгәнчә, су башнясын хезмәтләндерү 2006 елдан башлап шәхси кулларга тапшырылган.
"Шәхси заттан алынган мәгълүматларга караганда, 2021 елның 11 февралендә электр белән тәэмин итүче алдындагы 85 700 сумлык бурыч тулысынча түләнгән. Әмма әлеге факт аңлашылмаган сәбәпләр аркасында суны сүндерү турында карар кабул иткәндә исәпкә алынмаган, - диелә "Башинформ" агентлыгы карамагында булган документта. Коммуналь хезмәтләр күрсәтүне туктату яки чикләү Хөкүмәт карары һәм кагыйдәләр белән билгеләнгән тәртиптә һәм срокларда коммуналь хезмәт күрсәтүче, кулланучы тулысынча түләмәгән очракта, коммуналь хезмәтләр күрсәтүне чикли яки туктатып тора. Бу очракта түләү башкарылганнан соң, биш көннән электрның барыбер сүндерелгәнлеге ачыкланган.
Фото6: bashinform.ru
Читайте нас в