Документның яңа редакциясенә ярашлы, кибетләрдә, финанс оешмаларында һәм МФЦларда мотлак перчаткалар куллану бетерелә. Шул ук вакытта үз өеңнән башка урында, шул исәптән кеше күп булган урыннарда, җәмгыять транспортында, таксида, парковкаларда, лифтларда битлекләр кию саклана.
Республиканың мәгариф учреждениеләре хәзер укучылар төркемнәрен Бөтенрусия “Орленок”, “Смена” балалар үзәкләренә, Халыкара “Артек” балалар үзәгенә җибәрә ала.
Власть һәм урындагы үзидарә органнары эш киңәшмәләрен, җыелышларны, коллегия утырышларын һәм башка шундый чараларны традицион форматта үткәрә ала.
65 яшьтән өлкәннәргә һәм хроник авырулары булганнарга мотлак үзизоляция режимы 2021 елның 25 февраленә кадәр саклана.