Коронавирус инфекциясе акрынлап чигенә, шулай да уяулыкны югалтырга әле иртә. Инде битлек, перчаткаларда йөрергә өйрәнсәк тә, хәвефсезлек кагыйдәләре турында гражданнарга даими искә төшереп тору кирәк.
Кичә Баймак районының Яшьләр эшләре комитеты каршындагы "Игелек территориясе" ирекле үзәге волонтерлары "Битлектә булуың өчен рәхмәт!" акциясен уздырды. Волонтерлар коронавирус инфекциясенең кеше организмы өчен никадәр куркыныч, өлкән яшьтәгеләр гомере өчен аеруча хәвефле булуы турында сөйләде. Шул ук вакытта, битлекләрдә йөрү үзебез өчен генә түгел, тирә-яктагыларның сәламәтлегенә дә бәйле булуын ассызыклады.
Волонтерлар билгеләвенчә, халык мондый акцияләргә игътибарлы. Шул ук вакытта, хәвефсезлек кагыйләрен үтәүнең никадәр мөһим булуын да белә алар.
Фото: baimak.bashkortostan.ru