-12 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
18 февраль 2021, 15:01

Сибай укучылары чыгышында - юл кагыйдәләре

9нчы лицей укучылары Сибай шәһәре данын Уфада яклаячак.

Юл йөрү кагыйдәләре һәркемнең исендә булырга тиеш. Руль артында утыручылардан тыш, моңа җәяүлеләр дә, мәктәп укучылары да игътибарын киметми. Бу җәһәттән ресспубликада төрле чаралар оештырылып тора. Сибай укучылары да аларда актив катнаша.
“Имин балачак юлы” республика КВН конкурсының муниципаль этабында 13 мәктәп командасы катнашты. Өч конкурс нәтиҗәләре буенча Гран-при 9нчы лицейның «Тормозларсыз» КВН командасы (җитәкчесе - Э. Х. Гумбина, музыка җитәкчесе - М. А. Яковлев) җиңүче булды. Әлеге лицей шәһәрне бу конкурсның зона этабында күрсәтәчәк. Беренче урынны Сибай гимназия-интернатының "Кендек" һәм "Иран" лицееның "Куркынычсыз форсаж" командалары бүлеште.
Оештыручылар билгеләвенчә, конкурска укучылар җитди әзерләнгән иде. Әйе, тапкырлар һәм шаяннар тамашачыларга юмор тәкъдим итәргә тиеш булса, бу конкурсның асылында юл кагыйдәләренә игътибар арттыру төп урынны били. Ә бу - бик җитди проблема. Шуңа да укучылар, мәзәкләр белән беррәттән, хәвефсезлек кагыйдәләрен дә чыгышларында даими искә төшергән.
Фото: sibay.bashkortostan.ru
Читайте нас: