+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
19 февраль 2021, 17:15

Пимагызны әзерләп куегыз!

Алдагы көннәрдә 35 градуска кадәр суыта.

Алдагы көннәрдә 35 градуска кадәр суыта.

Башкортстанда якындагы өч көндә тагын да салкынайтачак. 19 февральдә, җомга көнне, аязучан болытлы һава торышы көтелә. Бераз кар явачак. Юлларда бозлавык, көньяк-көнчыгышка таба кар көртләре. Җил төньяктан, көньяк-көнбатышка таба күчүчән талгын. Көндез һава температурасы -13,-18 градус булачак.
Шимбә көнне, 20 февральдә, бераз кар явуы көтелә. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан. Термометр төнлә -20,-25, аязыткан вакытта -27,-32, көндез -15,-20 градус күрсәтәчәк.
Якшәмбе, 21 февральдә, урыны белән бераз кар явачак. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан. Һава температурасы төнлә -25,-30, аязган вакытта -35, көндез -17,-22 булачак.

Фото:stihi.ru
Читайте нас: