-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
19 февраль 2021, 00:05

Саклык банкы белән хезмәттәшлек үсә

Андрей Назаров моның турында фикерләрен социаль челтәрләрдә белдергән.

Андрей Назаров моның турында фикерләрен социаль челтәрләрдә белдергән.
Саклык банкы - иң ышанычлы банкларның берсе. Моның турында бүген Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаров социаль челтәрләрдә дә язды.
"Саклык банкының вице-президенты Олег Ганиев һәм Урал Саклык банкы рәисе Дмитрий Суховерховый белән очраштым. Әлеге банк - күптән инде безнең стратегик партнерларның берсе. Ул республиканың иң күп салым түләүчеләре исемлегенә керә. Без торак һәм социаль төзелеш, авыл хуҗалыгы, кече бизнеска кредит бирү һәм башка бик күп юнәлешләр буенча хезмәттәшлек итәбез.
Быел Саклык банкы белән хезмәттәшлек тагын да үсәчәк. Банк берлектә финанслау шартларында авыл хуҗалыгына караучы алты проектка 9,2 миллиард сум салачак. Шулай ук Уфадагы 3нче балалар тудыру дәваханәсен реконструкцияләү, көрәш, волейбол, футбол стадионын һәм 12 мәктәп төзү буенча да фикерләр белән уртаклаштык.
Шулай ук Саклык банкы "Жилстройсбережения" программасында катнашуны да тергезәчәк. Бу гражданнарга 5,5-7 процент белән ипотека алуны булдырачак", - дигән ул. Моннан тыш, Андрей Назаров тагын берничә уртак эшләр булачагы турында язган.
Фото: социаль челтәрдән
Читайте нас: