+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
19 февраль 2021, 00:00

Спорт өчен киртәләр юк!

Мөмкинлекләре чикле булганнар югары нәтиҗәләргә иреште.

Мөмкинлекләре чикле булганнар югары нәтиҗәләргә иреште.
Бүген Н. Гастелло исемендәге стадион территориясендә физик мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында чаңгы ярышлары узды. Ярышлар Уфаның «Мир» инвалидлар оешмасы җитәкчелегендә үткәрелде. Чаңгы ярышларын яратучылар 1 чакрым дистанцияне узды.
Спорт чарасында 30, 63, 92нче коррекцион мәктәпләрдә тәрбияләнүчеләр, УКШИ сукырлар өчен, Серафимовка балалар йорты-интернатында тәрбияләнүчеләр, Уфа шәһәренең Калинин, Совет, Киров районнарындагы инвалидлар, Уфа районы, Бөтенрусия сукырлар җәмгыятьләре вәкилләре, шулай ук «Опора» оешмасы вәкилләре ярышты.
12-15 яшьлек кызлар арасында беренче урынны Мөлекова Азалия (63нче мәктәп) яулады, малайлар арасында 12-15 яшьлек иң җитезләре Шәмситов Артур ( сукырлар мәктәбе) булды. 16-65 яшьлек үсмерләр һәм хатын-кызлар арасында җиңүчеләр - Талипова Гуля (Бөтенрусия сукырлар җәмгыяте), 16-65 яшьлек үсмерләр һәм ир-егетләр арасында - Абдуллин Миңнегали (Бөтенрусия сукырлар җәмгыяте).
Ярышта катнашучылар өчен кайнар чәй белән кыр кухнясы оештырылды. 17 мартта Римма Баталова исемендәге Республика спорт әзерлеге үзәгендә (Халыклар дуслыгы проспекты, 47) «коляскаларда фигуралы йөртү», «гер спорты», «йөзү», «өстәл теннисы», «шашка» дисциплиналарын үз эченә алган яңа стартлар узачак. Сораулары буенча 8-987-105-59-87 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә.
Фото: glavarb.ru
Читайте нас: