+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
19 февраль 2021, 00:00

Тәҗрибә туплау өчен Башкортстанга килгәннәр

Мәктәпләрдә туклану бездә югары дәрәҗәдә оештырылган.

Мәктәпләрдә туклану бездә югары дәрәҗәдә оештырылган.
Бүген Башкортстан Республикасына эш сәфәре белән гомуми белем бирү оешмаларында туклануны камилләштерү буенча төбәк социаль практикасын өйрәнү өчен Курган өлкәсе делегациясе килде.
- Республика Хөкүмәте тарафыннан Башкортстанның бөтен территориясендә туклануны оештыруны камилләштерү һәм бертөрле алым куллану буенча чаралар комплексы эшләнде. Алар арасында - укучыларны тукландыруны оештыру стандарты, бердәм меню вариантлары, конкурс документлары. Азык-төлек продукциясен һәм әзер ризыкларны кулланышка кертүне оештыру, лаборатор тикшеренүләр уздыру өчен төзелгән муниципаль һәм дәүләт контрактлары шартларының үтәлешен бәяләү механизмнары эшләнде, - диде республиканың сәүдә һәм хезмәтләр министры Алексей Гусев.
Ул, төбәктә товарларны китереп җиткерү буенча система төзелгән, дип өстәде. Бу мәктәп укучылары рационында Башкортстан продукциясенең тәкъдим ителеш дәрәҗәсен 70 процентка кадәр арттырырга мөмкинлек бирде. Аерым төркемнәр буенча күрсәткеч югарырак: икмәк - 10, яшелчәләр - 86, ит 87 процент.
Эшлекле очрашу кысаларында яклар булган тәҗрибәләре белән уртаклашты һәм мәктәптә туклануның сыйфатын яхшырту тәҗрибәсе турында фикер алышты.
«Республика тәҗрибәсе турында без киңкүләм мәгълүмат чараларыннан белдек. Без Башкортстанның 2019 елда туклануны оештыру буенча иң яхшы тәҗрибәләр конкурсында катнашуын, икенче урынны яулавын төгәл беләбез. Бу - лаеклы нәтиҗә, һәм бүген без монда әлеге процессның ничек төзелгәнен карар өчен килдек», - дип билгеләп үтте Курган өлкәсе министрлыгының Агросәнәгать комплексы департаменты директоры урынбасары Максим Самойлов.
Фото: pravitelstvorb.ru
Читайте нас: