-5 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
19 февраль 2021, 20:05

Югары әзерлек режимында – үзгәрешләр

Бүген COVID-19га каршы тору буенча оператив штаб утырышы нәтиҗәләре буенча Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров коронавирус таралу хәвефе белән бәйле югары әзерлек режимы турындагы указга үзгәрешләр кертте.

Документның яңа редакциясенә ярашлы, 65 яшьтән өлкәннәр, шулай ук хроник авырулары булганнар өчен мотлак үзизоляця режимы 2021 елның 11 мартына кадәр саклана.
Җитәкчеләр өчен хезмәткәрләрне Русия Федерациясе чикләренә һәм коронавирус буенча имин булмаган төбәкләргә командировкаларга җибәрү, шулай ук чит ил гражданнарын җәлеп итеп чаралар үткәрү буенча чикләүләр бетерелде.
Мәгариф учреждениеләрендә йогышлы авыру билгеләре булган хезмәткәрләрне ачыклау һәм аларның эш һәм уку урыннарында булмавын контрольдә тоту мотлак.
Фото: glavarb.ru
Читайте нас: