+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
20 февраль 2021, 19:20

Андрей Назаров Сибайда булды

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров шәһәр дәваханәсе базасында төбәк кан тамырлары авырулары үзәген ачуда катнашты һәм үткән ел нәтиҗәләре буенча киңәшмә үткәрде.

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров шәһәр дәваханәсе базасында төбәк кан тамырлары авырулары үзәген ачуда катнашты һәм үткән ел нәтиҗәләре буенча киңәшмә үткәрде.
Сибайның үзәк шәһәр дәваханәсендә бүген Төбәк кан тамырлары авырулары үзәге ачылды. Үзәк базасында кискен коронар синдром белән авыручыларга махсуслаштырылган медицина ярдәме күрсәтеләчәк.
Андрей Назаров билгеләп үткәнчә, пандемия шартларына карамастан, республиканың сәламәтлек саклау тармагы игътибар үзәгендә. Һәм Сибайда кан тамырлары авырулары үзәге ачылу моның ачык мисалы булып тора.
Башкорт дәүләт университетының Сибай институты коллективына яңа директоры Илдар Хәмитов тәкъдим ителде.
Премьер-министр Сибай шәһәре округы Советы сессиясе утырышында катнашты. Андрей Назаров үз докладында шәһәр округлары арасында комплекслы бәя нәтиҗәләре буенча шәһәрнең 6нчы урынны яулавын билгеләп үтте.
- Безнең алда зур бурычлар тора: Башкортстан үсеш буенча Русия төбәкләренең беренче бишлегенә керергә тиеш, - диде Андрей Назаров.
Узган елга йомгаклар ясауга багышланган тантаналы чарада Башкортстан Премьер-министры мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәрләренә федераль һәм республика дәүләт бүләкләрен тапшырды
. Фото: рravitelstvorb.ru
Читайте нас: