+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
20 февраль 2021, 21:10

Интернет белән һәркем файдалана алырга тиеш!

Радий Хәбиров моңа кагылышлы фикерләрен социаль челтәрдә белдергән.

Радий Хәбиров моңа кагылышлы фикерләрен социаль челтәрдә белдергән. Республикада Интернеттан файдалану үсүен дәвам итә.
Моның турында бүген Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә дә язды. "Бөтен республиканы цифрлаштыруны дәвам итәбез.
«Доступный Интернет» программасы буенча ике торак пунктны - Куергазы районының Яңа Муса һәм Белорет районының Госмангали авылларына ул тулысынча үткәрелде. 10 районның 30 торак пунктында әле моңа кагылышлы төзелеш эшләре бара.
Ә, гомумән, республиканың 262 торак пунктында элемтә линияләрен төзибез. Моны дәүләт-хосусый партнерлык кысаларында эшлибез. Ярты чыгымны «Башинформсвязь" җәмгыяте үз өстенә ала. Үзизоляция режимы һәм коронавирус пигында дистанцион укыту безгә йомшак урыннарны күрсәтте. Ниндидер дәрәҗәдә мин бу хәлгә рәхмәтле дә. Хәзер төгәл максат бар - бөтен авылларда Интернет булдыру.
Югары тизлекле Интернет, IP-телевидение һәм IP-телефония - бу республиканың һәр кешесенә мөмкин булырга тиешле заманча минимум" , - дигән ул.
Фото:cоциаль челтәрдән.
Читайте нас: